Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Илле центнер да чик түгел

Авыл хуҗалыгы һәм эш­­кәртү сәнәгате хезмәт­кәрләре көне көзге кыр эшләре тәмамлангач бил­геләп үтелә. Райо­ныбыз игенчеләре һөнәри бәй­рәм­гә 87 мең тонна уңыш белән килә. Бу – бөртекле-кузаклы культураларның һәр­ гек­­­­тардан уртача 36,3 цен­­­тнер (республика бу­енча 35,4 ц.) ашлык җый­налган дигән сүз. Күр­сәт­кеч­­ләр хуҗалыклар буенча алганда төрлечә булды. Ә иң югары уңы­ш­ны “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗа­лы­гында үстерделәр.

 

Иске Ик­­ше­р­мә ягы туфрагы һәр­ гек­тардан 50,5шәр цент­нер бәрәкәтле бөртек бе­лән куандырды. Шушы юга­ры күрсәткеч район иген­челеге тарихында бе­­­рен­­че тапкыр. Моңа ничек ире­шелгән, әллә Икшермә як­ларында яңгыр күбрәк яу­­ганмы – бу сорауны ху­җа­лык җитәкчесе Зөфәр Мө­хәммәтшинга бирдек.

undefined

 – Яңгырга килгәндә, без­дә яв­ым-төшем азрак та булды әле,– диде Зөфәр Зиннәт улы.– Югары уңыш алуның төп сәбәбе, без туфракка ашлама кертүне нык арттырдык. Узган ел гектарына тәэсир итүче мат­дәләрдә 123 килог­рамм­ ашлама керсә, быел­ 160ка җиткердек. Шу­лай ук органика да җир­гә шактый күләмдә кер­телде. Икенчедән, ел саен җир эшкәртүче та­гыл­ма техниканы нык ях­шыртабыз. Нәтиҗәдә ор­лык тиешенчә әзерләгән туф­ракка күмдерелә. Кеше факторы да зур роль уйный, бездә эленке-салынкы йө­рү­­­челәр юк. Шушы фак­торлар безгә быел иген­нәрдән 50 центнердан ар­тык уңыш алуны, тулай җы­емны 55 мең центнерга җит­керү мөмкинлеге бир­де. Былтыр әлеге күр­сәт­кечләр 50 мең һәм 45 цен­тнер иде. Ашлыкны җый­нап алуны өч комбайн белән башкарып чыктык. “Акрос”та Айрат Хәмитов (сез аны фотода күрәсез. Универсаль механизатор хәзер комбайнны трак­торга алыштырды), 20 мең центнердан артык бөртек суктырып, районда иң яхшы күрсәткечкә иреш­те. Тагын бер “Акрос” хуҗасы Рәис Шакиров та ан­нан аз гына калышты. “Дон” комбайнында Хә­мит­ Галиев та урак башын­нан кырда булды. “Акрос”­лардан ашлыкны “КамАЗ”да Миннәхмәт За­киров, “Дон”­нан “ГАЗ-53” белән Вагыйз Гыймадиев та­шы­ды. Ындыр таба­гына кайтканын су­шил­­калар аша үткәреп, склад­ларга Илнур Заһриев урнаштырды. Ашлыкны күп­­­леген күреп, 15 көн эчен­­дә яңа склад төзедек. Һәр культурага аерым сак­­лау урыны булдыру мак­са­тыннан 10 мең цент­нердан артык ашлык сыйдырышлы тагын бер склад эшләнә. Гомумән, 2020 ел игенчелек өчен иң уңышлы елларның берсе булды. Республика көненә уракны тәмамлау бурычы үтәлде. Сентябрьгә чыкканда барлык җирләрне эшкәртеп тә бетерә алдык.

 – Илле центнерлы уңыш­ ки­лә­се елларда кабат­ланырмы?

 – Безне күбрәк тулай җыем кы­зыксындыра. Әйтик, 1997­ елда амбарга кайткан аш­лык 73,6 мең центнерга җит­кән иде. Дөрес, ул ел­да бөртекле культуралар мәйданнары күбрәк, ур­тача уңыш, ялгышмасам, 48­ цент­нер иде. Быел урак ал­дыннан хәйран гына учас­токларны боз да сугып кит­те. Арпа, көзге бодай коелган мәйданнар булды. Димәк, 50 центнерның чик­ түгел икәнен әлеге күп­медер югалтудан да чыгып әйтергә була.

undefined

 – Игенчелектәге юга­ры­ күрсәткечләр терлек­че­лек тармагында быел ук уңай­ чагылырмы?

 – Чыннан да, бездә ашлык маллардан мул продукция алуга тотыла. Рационда фу­раж артса, бозаулар тизрәк үсеп,­ сөт бирә башлый. Аша­ган малда өмет бар, ди­ләр. Инде барлык төр­кемнәрдә бозаулардан бер килодан күбрәк артым алу дәрәҗәсенә чыктык. Робот фермасында сыерлар – 32,5 литр сөт бирә, “Делаваль”дә әзрәк – 25 литр. Көн саен 16,5 тонна сөт сатабыз. Го­мумән, акча терлекчелек про­дукциясе сатудан керә. Без­дә финанс проблемасы юк. ­Быел 30 миллион сумлык төзелеш эше алып бардык, 20 миллионлык техника са­тып алдык. Нәрсәгә тотын­сак та, барысы да яңа. Кредитка да, лизингка да түгел, үзебезнең акчага. Хә­­зер киләсе ел өчен аш­лама алып калырга, кыш буена җитәрлек ягулык туплау турында уйлыйбыз. Хезмәткә түләүне дә уртача 7 мең сумга арттыра алдык, ягъни уртача 36,5 меңгә җит­те. Шунысы кызганыч, күпме генә хезмәт хакы түләсәң дә, сыер савуга алынучы юк. Менә монысы әлегә җитди проблема булып кала.

 – Хуҗалыкта эшләү­че­ләргә бәйрәм теләк­лә­регез.

 – Хезмәтләре куаныч ки­тер­сен дә, шуның иге­ле­ген­ күрергә язсын. Һәр­бер­сенең йортында тынычлык, муллык булсын. Барысына да аяз көннәр, сәламәтлек, бә­хет телим. Бәйрәмне соң­­рак­ – ноябрь аенда бил­ге­ләп­ үтәчәкбез.

undefined

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X