Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ильяс Хуҗиәхмәтов – Саба Сабантуенын абсолют батыры

Сабантуй күрке саналган көрәштә сөлгеләрне иң элек  кечкенәләр тотты.

                    

   Сабантуй күрке саналган көрәштә сөлгеләрне иң элек  кечкенәләр тотты. Укучылар көрәшендә барысы 9 үлчәүдә батыр ачыкланды,  абсолют батыр Ислам Таһиров   (Иске Икшермә) иңенә тәкә салынды.  Ир-егетләр арасында   Ленур Биктимеров  (65 кг.),   Салават Гәрәев (75 кг.),  Ильяс  Хуҗиәхмәтов (90 кг.), Делюс Закиров  (110.кг.), Айзат  Сәмигуллин (110 кг.нан югары) батыр калды. Абсолют батырны  ачыклаганда җиңү өчен тартышу   көтелмәгән борылышлар  алды.  Башта  Мамалайдан Салават Гәрәев Олыяз егете Ильяс  Хуҗиәхмәтовка хәйран нык  каршы торды. Баллар буенча  алга да  чыкты әле.  Билләрне бәйләгәч  кенә хәл  көндәше  файдасына   үзгәрде. Аннары Ильяс белән   көрәшкәндә  Өтернәс  пәһлеваны  Айзат Сәмигуллин  кулын  авырттырды. Шулай итеп, җиңүче  Югары Симеттән Делюс Закиров  белән  Ильяс  Хуҗиәхмәтов көрәшкәндә хәл ителде. Ильяс  көтелмәгән  алым  ясап  көндәшен  чистага   салды. Шулай итеп,  беренче тапкыр абсолют җиңүче булып  калды. Батырларны Спорт министрының  беренче  урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, башкарма  комитет  җитәкчесе  Марат Ишниязов, район авыл  хуҗалыгы  һәм  азык-төлек  идарәсе начальнигы  Гафур  Хђсђншин бүләкләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев