Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иман орлыклары матур шытым бирсен

Узган җомгада Саба җәмигъ мәчетендә җәйге каникул көннәрендә балалар өчен оештырылган рухи-сәламәтләндерү сәгатьләренең төгәлләнү чарасы үткәрелде.

Быел да мәчеттә 7-14 яшьлек балалар өчен 15 көн дәвамында дин нигезләрен үзләштерү һәм шәригать кысаларыннан тайпылмыйча гына ял иттерү сәгатьләре оештырылган иде. Анда 77 бала йөрде. Дини дәресләрне “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре, КФУда белем алучы булачак педагоглар Нурия Әсхәтова (Балтач районыннан), Норлат кызы Айгөл Шәйхетдинова, Сабадан Зөләйха Фәлахова, егетләрдән – дини гыйлемгә ия булган Динар Дәүләтов (Шәмәрдәннән), үзебезнең Саба егетләре Алмаз Галимҗанов, Марат Хуҗиннар алып барды. Көн саен дәресләр җәмәгать белән күмәк намаз укудан башланды, белем бирүдән тыш, балаларга төрле интеллектуаль һәм хәрәкәтле уеннар (саф һавада) оештырылды, көндез белән хәләл кафеда кайнар ризык әзерләнде..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев