Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Иминлек каешы” оператив-профилактика чарасы

Район территориясендә 25 майдан башланган “Иминлек каешы” оператив-профилактика чарасы бара.

 

  Район территориясендә 25 майдан башланган “Иминлек каешы”  оператив-профилактика чарасы бара. Әлеге чараның максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан иминлек каешын куллану буенча административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау .

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2нче пункты нигезендә иминлек каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүчеләр һәм пассажирлар аны һәрчак эләктерергә бурычлы. Хәзер иминлек  каешларын  эләктермичә   йөрүчеләрне  автомат рәвештә фотовидеотеркәү  чаралары  да   ачыклый.

“Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре күрсәткәнчә, иминлек каешларын куллану машина йөртүче һәм алгы утыргычта барган пассажирның аварияләрдә һәлак булу яки имгәнү ихтималын – 50 процентка,  арткы утыргычларда баручыларныкын  25 процентка киметә. Иминлек каешын эләктерү машина юл читендэ әйләнгән вакытта исән калу ихтималлылыгын  5 тапкырга арттыра. Барыгызны да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга чакырабыз”, – ди  ЮХИДИнең район  бүлекчәсе начальнигы Марат Маязов. Дәүләт автоинспекциясе транспорт  чарасын   йөтүчеләрне  юлларда чиктән тыш  сак, игътибарлы булырга   чакыра. Чара 31 майга  кадәр дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев