Җиңел атлетларга җиңү җиңел бирелмәде
Бүген Байлар Сабасының “Аргамак” картодромында «Бөтенроссия йөгерү көне- Татарстан кроссы- 2024» җиңел атлетика ярышлары узды
Бүген Байлар Сабасының “Аргамак” картодромында «Бөтенроссия йөгерү көне- Татарстан кроссы- 2024» җиңел атлетика ярышлары узды.
«Милләтләр кроссы»ның тарихына күз салсак, киң җәмәгатьчелекне сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан җиңел атлетика буенча массакүләм йөгерешләр Россиядә 1918 елдан ук башлана. Гасырдан артык тарихы булган кросста районыбызның укучылары да, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Бакча балалары –200, 1-2нче сыйныф укучылары – 500, 3ләр-4ләр –800, 5лар-8ләр – 100, 9-11 сыйныф кызлары-егетләре, ир-атлар, хатын-кызлар, шулай ук җитәкчеләр 1650 метрга метрга йөгерде.
Алар арасында иң көчлеләр – призерлар ачыкланды.
Хатын-кызлар арасында Гөлнар Гаделшина –1нче, Альбина Хафизова –2нче, Алия Мөбарәкова –3нче урыннарны алдылар. Ир-егетләр арасында Эзмәдән Аяз Арстамбеков 1650 метрны 4.05 минутта үтеп җиңү яулады. Илшат Җиһаншин (Иске Икшермә), Рамил Хуҗин (Саба) призерлар булдылар.
Югары сыйныфлар: 1. Расил Насыйбуллин. Язилә Латыйпова (Саба урта мәктәбе). 2. Ләйлә Мөхәммәтшина, Фаил Гарипов (Саба урта мәктәбе). 3. Алия Галимҗанова (сәләтле балалар мәктәбе), (Илсаф Галимуллин (гимназия).
5нче-6нчы сыйныфлар арасында:
1.Рәсүл Галимуллин (гимназия). Әминә Хафизова (Саба урта мәктәбе). 2. Мәдинә Гатиятуллина (гимназия). Инсаф Гайнуллин (Саба урта мәктәбе). 3. Зилә Әкбәрова ( Саба урта мәктәбе). Эмиль Сәетов (гимназия).
7нче-8нче сыныфлар.арасында:
1.Алеся Васильева. Камил Вилданов (гимназия). 2. Ильяс Арстамбеков (Эзмә). Адилә Әхмәтова (гимназия). 3. Камилә Әхмәтова, Данияр Галимуллин (Эзмә мәктәбе).
Җитәкчеләр: Ир-егетләр арасында:
1.Марат Баһманов (башкарма комитет). 2. Булат Мәүлетов (Түбән Шытсу авыл җирлеге). 3. Азат Гатиятуллин (Мишә авыл җирлеге)
Хатын-кызлар арасында: 1. Гүзәл Хәйретдинова (“Балачак” балалар бакчасы). 2. Регина Галимова (Балалар иҗат үзәге).
Үз категориясендә җиңү яулаган, призерлар булган җиңел атлетларга грамота һәм акчалата бүләкләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат БаҺманов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов тапшырды. Марат Баһманов барлык катнашучыларга, ярышларны оештыручыларга, судьяларга күңелле бәйрәм рухы тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев