Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ИНОМАРКАЛАРДА – КЫЗМАЧАЛАР

Датсун, Мицубиси, Хундай, Шкода... Октябрь аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан спиртлы эчемлекләр кулланган өчен тоткарланучылар әнә шундый затлы чит ил машиналары руль артында булып чыктылар.

Әйтик, 3 октябрьдә административ җаваплылыкка тартылган 1976  елгы С., гәрчә үзе рәсми төстә эшләмәсә дә, 1,286 промилле алкоголь белән кыйммәтле “Датсун”да  йөрде. Димәк, беркетмә нигезендә түләргә тиешле 30 мең сум штрафка акча табу да аңа проблема булмаячак. Сабада  яшәүче А. да 21 октябрьдә, алкотестер бик югары доза – 1,28 промилле күрсәтерлек аракы эчсә дә,  “Хундай” белән юлга  чыгарга куркып тормаган. Ә Иләбәр кешесе М.га исерек хәлдә машина йөрткәне өчен март аенда гына беркетмә төзелгән  иде. Аек булмаган килеш 13 октябрьдә кабат ”Хундай”га  утырган. Бер  ел эчендә ике тапкыр тоткарланганлыктан, аңа карата җинаять эше кузгатылып, хәзер материаллары тикшерү органнарында. Октябрь аенда Балтач, Лаеш районнарыннан килеп тә спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә Саба урамнарында машина белән идарә иттеләр. 

Фото: ptzgovorit.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев