Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ИҢНӘРЕНӘ ЙОЛДЫЗ КУНГАН

Барыбыз да яхшы аңлый: хәзер полициядә эшләү урамда кешеләрнең тынычлыгын алган исерекне яки хулиганлык гамәле кылучыны 15 тәүлеккә ябу гына түгел. Замана үзгәрде. Урамнарда исерек хәлдә җәнҗал куптаручылар юк диярлек, әмма уяу булмасаң, кыңгыр эшкә хирыслар килеп чыгачак. Хәзер полициягә урлашулардан тыш, яшертен кылынучы җинаятьләрнең башка төрләренә, әйтик, наркотик матдәләр таратуга, экстремизм, терроризм күренешләренә дә каршы торырга кирәк. Кешедә, бигрәк тә машинада яшерелгән наркотик табу, өендә андый матдәләр ясаучыны фаш итү югары дәрәҗәдә профессионализм сорый.

Вазифаларын башкару ничек кенә катлауланмасын, Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча  бүлеге хез­­мәткәрләре, образлы әйткәндә,  безне капчыкта  озак  яткырмый.  Быел районда кылынган барлык жинаятьләрнең 93,8 проценты ачылуы (рес­публикада иң югары   күрсәткеч), шул исәптән  наркотикларга бәйле өч җинаятьнең  фаш ителүе шуны раслый. Тыелган матдәләр  май  аенда Кил­­дебәк һәм Сабабаш  авылы гражданнарының мунча алдына эленгән шәхси киемнәрендә,  сервант шүрлекләрендә табыла. Алар барысы да суд карары нигезендә тиешле  җәзаларын  ала. Гомумән,  Россиянең һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының почетлы хезмәткәре, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре Васил Исмәгыйлов җитәк­ләгән коллектив һөнәри бәйрәмнәрен уңай күр­сәткечләр белән  каршылый.  “10 ноябрь – Милиция көненең исеме үзгәрсә дә, җисеме үзгәрмәде. Без­нең бурычлар шул ук кала. Җинаятьләрне булдырмау чаралары күрәбез, профилактика  эше алып барабыз, халык, җәмәгать иминлеген саклыйбыз.  Күр­­сәтерлек  хезмәтебез бар.  Районыбыз тыныч, кри­­миноген  вәзгыять тот­рыклы саклана.  Быел 10 ай­да теркәлгән  160лап җинаятьнең  узган елның шул чоры күрсәткече белән чагыштырганда берничә берәмлеккә артуы икътисадый юнәлештәге кыңгыр эшләрнең күбрәк ачылуы белән бәйләп аңлатыла.  Бу актив эш нәтиҗәсе...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев