«Йөрәк белән ишетергә»
29 сентябрь-Халыкара ишетмәүчеләр көне
27 сентябрь көнне “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы Саба гимназиясенең Беренчеләр хәрәкәте активистлары белән "Йөрәк белән ишетергә" дигән акция үткәрде. Әлеге акциянең максаты: ишетү сәләте начар булган кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, уңай психологик мохит тудыру, җәмгыятьтә толерантлык формалаштыру.
Акциядә катнашучыларның барысына да ишетү начараю сәбәпләре һәм ишетүеңне ничек сакларга кирәклеге турында мәгълүмат белән буклетлар тапшырылды.
Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев