Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йортлар арта, кешеләр кими

Җирле үзидарәләрнең 2023 елдагы эшчәнлекләренә багышлан­ган җыеннарда халыкка торак пункт­­ларда, урманнарда янгынга кар­­шы вәзгыятьнең торышы, вете­ри­нария эше, җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм җәмәгать иминле­ге мәсьәләләре буенча да күп мәгъ­лүмат бирелде.

Җирле  үзидарәләрнең 2023 елдагы эшчәнлекләренә багышлан­ган җыеннарда халыкка торак пункт­­ларда,  урманнарда  янгынга кар­­шы вәзгыятьнең торышы, вете­ри­нария эше, җинаятьчелеккә каршы  көрәш һәм җәмәгать иминле­ге мәсьәләләре буенча да  күп  мәгъ­лүмат  бирелде. Әйтик, Курсабаш  авылы  җирлегендә былтыр 6 җи­наять теркәлгән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән  өчен 19 йөртүчегә беркетмә  төзелгән.

Курсабаш мәдәният йортында граж­даннар  белән  очрашуда Түбән Утар  авылында 1997 елда  ясалган күлне тергезү турында язмача мөрәҗәгать  алынды. Әлеге  сорауга җаваптан күренгәнчә, районның да, авыл җирлегенең дә бу күлне торгызырга мөмкинлеге юк. Халык үзе өмәләр оештырып карап торса гына инде. Кыш көне авыл урамнарын кардан чистарту өчен трактор алу мәсьәләсе исә уңай  хәл ителәчәк. Район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов хәзерге  вакытта  барлык авыл җирлекләренә трактор бирү  буенча  эш алып барылуын әйтте.

Шекше мәдәният йортында  узган җыенда авылда  балалар мәй­данчыгы ясауны  сорадылар. Тө­зе­леш­не үзара салымга алып бару  план­лаштырыла.

Әлеге мәсьәлә Шәмәрдәндә дә кү­тәрелде. Хәзер  спорт мәй­дан­­чы­гы “Шәмәрдән-2” торак зо­­насын­да  кирәк. Җыенда катнаш­кан рай­он башлыгы Рәис Миңнеханов проб­­­леманы хәл итү өчен җирле үзи­­дарә җитәкчесенә төрле вари­ант­ларны өйрәнергә тәкъдим ит­те. Торак пунктта шулай ук юл хә­рә­кә­те  кагыйдәләренең үтә­ле­шен дә  конт­рольгә алырга ки­­рәк. Ма­­шиналар тук­тау  тыелган урыннарга куела,  “кирпеч” билгесе куелган урамнарга керү оч­раклары күп. Шәмәрдәнлеләрне учас­ток хас­­таханәсендә табиблар җит­­мәве, Х.Такташ урамының ки­ңәй­­телмәве, контейнерлар куелган мәй­данчык­ларның чистартылмавы бор­чый, ба­лалар әти-әниләренә ли­цей­да су­ынган  ашлар бирелүеннән зар­ла­на. Җирлек башлыгы Альберт Вә­лиев төзекләндерүгә  кагылышлы­  со­­рауларга җавап биреп, Фрунзе тык­­­рыгының быел үзара салымга­  ас­фальтланачагын, күп балалыларга  би­­­релгән җир кишәрлекләренә инже­нер­лык челтәре үткәрүнең 2024-2025 еллар  планына кертеләчәген аң­­лат­ты.  Мәктәпкәчә  яшьтәгеләр  уч­реж­дениеләрендә балалар имин­леге мәсьә­­ләсе дә кузгатылды. Шу­нысы  куа­нычлы, былтыр Шә­мәр­дән­дә – 64,  ягъни 2022 елдагыга  ка­раганда  11 сабый  күбрәк туган. Димәк, балалар бак­чалары элеккечә шау-гөр  килеп­  торачак.  Шуңа да карамастан, авыл­да халык  саны  ки­ми. Шәхси ху­җа­лыклар саны  ар­туы күзәтелсә дә, был­тыр  про­пискадан 111  кеше төш­кән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев