Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ИР-ЕГЕТЛӘР ДӘ КӨНЛӘШТЕ

Инде газетада хәбәр ителгәнчә, узган җомгада Сабада «Автоледи-2018 бәйгесенең район туры булды.

Гүзәл затларның үз автомобильләре белән идарә итү осталыгын конкурс ярдәмендә ачыклау идеясе, хатын-кызлар күпләп руль артына утыра башлагач, 1998 елда туган. Шуннан соң ул ел саен диярлек уздырылып килә һәм туташ-ханымнарның машинаны ир-егетләрдән ким йөрт­мәве ачыклана.

Быелгы бәйгедә ун хатын-кыз катнашырга теләк белдергән. Ярышка шуларның 7се килгән иде. Беренче тапкыр катнашучылар өчәү (Алия Мөбарәкова, Йолдыз Кашапова, Гөлнара Әүхәдиева) булып чыкты. “Ни өчен килергә карар иттегез?”–дип сорыйм алардан. “Үзеңне яңа төр ярышларда сынап карау теләге мәҗбүр итте. Андый чакта ниндидер кабатланмас халәт тоясың. Бу чара спорт кебек, аралаштыра, осталыгыңны, белемеңне бәяләргә булыша”,– диделәр кызлар. Алар республика ярышларында да катнашкан автоледилар белән бертигез дәрәҗәдә көч сынаштылар, беркемгә дә ташлама ясалмады, өстенлек бирелмәде...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев