Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иркә гөлебезне сулдырмыйк

Халыкара туган тел көне – туган теле бе­лән горурланган һәркем өчен зур бәйрәм. Шушы дата уңаеннан 21 нче февраль көнне район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубының “Туган телем – иркә гөлем” әдәби сәгате белән берләштерелгән утырышы үткәрелде.

Чарада катнашучылар татар үз милли телен саклап кала алачакмы,  аның  киләчәге бармы дигән  сорауга  җавап эзләделәр. “Телләр бетүне закончалыклы күренеш, диләр. Аның белән  көрәшеп торуның  мәгънәсе  юк дип уйлаучылар бар. Әмма капма-каршы  караш та  яши: ник әле безнең меңьеллык  культурасы, әдәбияты, мәдәнияте булган телебез бетәргә тиеш. Үземне шулар исәбенә кертәм һәм  көчемнән   килгәнчә өлешемне  кертергә тырышам. Әмма битарафлар да  күп. Безнең гомергә әле телебез муеннан  җитә диләр дә,  кул  селтиләр. Шуңа да бүген катнашучылардан  син кайсы төркемгә керәсең дип  сорыйсым килә. Сүзне  шуннан башлыйк”,– диде клуб җитәкчесе Габит Фәрхетдинов. Әлеге мәсьәләдә  һәр  клуб әгъзасы үзенең   фикерен ачып  салды.  Дәшми калучылар  да булды.  Шулай  да  күпчелек һәр халыкның туган теле – тарихи көзгесе булуы турында  сөйләде. “Телгә мәхәббәт гаиләдән башлана. Безнең әти-әниләр үзләренә   күрә полиглот булган. Сахалинда яшәгәндә кытайча да аңлаганнар, гарәп телен дә беләләр  иде. Әмма кайда да гел татарча   сөйләшкәннәр. Мин рус классында  укыдым. Әмма һөнәр сайлауда миңа  “Ак чәчәкләр” романы булышты, аны  укыгач  биолог булам дигән  фикергә  килдем. Институтта укыганда, 80нче  елларда татарча  сөйләшсәк, көлеп  карыйлар   иде.  Әмма хәзер хәл уңайга  үзгәрә һәм ул шулай булырга тиеш”,– диде Розалия  Мөхәммәдиева. “Мәктәптә директор булып эшләгәндә татар класслары  ачып карадык. Әмма берегез дә оныкларын  китермәде. Безгә министрлыктан  килеп тә, менә бу татар сыйныфын ябыгыз, дип   төртеп күрсәтмәделәр.  Кая  китте  ул класслар. Балаларын татарча  укырга  бирүче  булмады. Менә бер сәбәп  шушы. Әмма  бөек татар теле бетәргә тиеш түгел һәм  ул бетмәсен  иде”,– дип   сүзгә кушылды китапханә  директоры Ләйсән Билалова һәм Мәскәүдә белем  алучы  кызы тормышында башка милләтләрнең татар теле белән  кызыксуына  кагылышлы матур   мисаллар  китерде. Имам-хатыйб Илдар  Яхинга да Иран  чиге буенда  мотоукчы булып   йөргәндә җирле халык белән аралашу өчен нәкъ менә татар булуы ярдәм иткән. “Сабамнан 3 мең  километр  ераклыкта мин телемнең  кирәклеген  аңладым”,– дип сөйләде ул. Әдәби сәгатьне китапханәче  Ильмира  Мөхәммәтшина Халыкара туган  тел көненең  килеп  чыгу тарихына, республикабызның милли составына, культурасына кагылышлы мисаллар  китереп  алып барды.  Чараның үзенә   күрә резолюциясе дә әзерләнгән  иде.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев