Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Исерек йөртүчеләрне аеруча ныклы контрольгә алырга

ТР Хөкүмәте Йортында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында алып барылды.

 

     ТР Хөкүмәте Йортында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында алып барылды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров ассызыклаганча, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү - Татарстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Юллардагы хәлне яхшырту буенча комплекслы чаралар тормышка ашырыла. Ә аек булмаган  хәлдә руль артына  утыручылар китереп  чыгарган аварияләрне  контрольгә  алуга  аеруча җитди   якын   килү таләп ителә. Бу  хакта Россия Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе башлыгы урынбасары Ленар Габдерахманов  белдерде. Республикада 4 айда  аек булмаган хәлдә транспорт белән  идарә итүнең 4062 очрагы  кисәтелгән. Бер тапкыр  җәзага тартылганнан  соң да 326 йөртүче исерек хәлдә кабат руль артына  утырган. Салмыш   килеш авария китереп  чыгаручылар  безгә  күрше  Кукмара, Теләче районнарында да  арткан.

  Аварияләргә  юл хәрәкәте  кагыйдәләрен тупас бозулар  китерә.  Республикада 4  айда каршы юл полосасына чыгу  аркасында килеп  чыккан 117 юл һәлакәтендә 43 кешенең гомере  өзелгән,  200 кеше тән җәрәхәтләре  алган. Быел җирле әһәмияттәге  автомобиль юлларында  кеше  үлеменә  китергән аварияләр  саны да арткан. “Зебра” булмаган   урыннардан юл  аркылы  чыгулары  аркасында 20 җәяүлене машина бәреп   киткән. Әлеге  фаҗигаләрнең 16ысы тәүлекнең  караңгы  вакытына  туры  килә.  

Ленар Габдерахманов исерек  йөртүчеләр турында информацияне  телеграм-каналларга  җибәрү мөмкинлеге турында  да әйтте. Массакүләм мәгълүмат  чараларында  чыккан  материаллар да транспорт хуҗаларына тиешле  йогынты  ясый. Дүрт айда юл хәрәкәте иминлеге  темасына 10 меңнән артык язма бирелгән. Суд  залыннан 500дән  артык материал әзерләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев