Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иске Икшермә авыл җирлеге биләмәсендә законсыз чүплек табылды

Иске Икшермә башкарма комитетына язмача кисәтү бирелде.

Районда торак пунктларны санитар чистарту, халыкның санитария-эпидемиология һәм экологик  иминлегенә җавап бирерлек шартларга китерү максатында игълан ителгән икеайлык бара. Аның барышында Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе инспекторлары санкцияләнмәгән чүп чыгару  урыннарын ачыклау буенча  мониторинг үткәрделәр. Шундый   чүплек Иске Икшермә  авыл җирлеге биләмәсендә табылды. Биредә  билгесез  кешеләр тарафыннан   көнкүреш һәм  биналарны сүткәндә барлыкка   килгән төзелеш   калдыклары  чыгарылган. Чүплекнең  гомуми мәйданы 96  квадрат метр тәшкил итә, күләме 50 кубометрдан артык.  Табигатьне  саклау өлкәсендә  закон  таләпләренең үтәлмәве  факты  буенча Иске  Икшермә  башкарма  комитетына язмача  кисәтү бирелде. Чүплек 60  көн  эчендә бетерелергә  тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев