Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җитди сынау елы аша

Сәхифәбез җаваплылыгы чикләнгән “Шытсу” җәмгыятенә багышлана

“Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиесе  8342 гектар сөрү җире, 2911 баш малы булган (шуның 743е Айдар бригадасында “Лимузин токымлы ит терлеге) хуҗалык­. Түбән Шытсу, Елыш, Югары Шытсу  авылларыннан 154 ке­ше эшли.  Мө­гезле эре терлектән тыш, 1300 баш сарык, 300дән ар­тык  баш ат  асрыйлар. Ху­җалыкны белгечлеге буенча  инженер-механик Адель Альберт  улы Билалов  (фо­тода) җитәкли. 

 

2017 елда районга яшь белгеч булып эшкә  кайткан, 2022 елда җитәкче  вазифасына  билгеләнгән   директор өчен чираттагы  хисап  чоры зур  сынау  булды. Чөнки былтыргы  яз да, җәй дә авыл хуҗалыгы предриятиеләре өчен  уңайлы  килмәде. Аграрийларның табигатькә бәйле шартларга  куелганын исә һәркем белә.

–Шуның нәтиҗәсендә һәм башка  объектив  сәбәпләр аркасында  2023 елда бункер  үлчәвендә 8518,4 тонна ашлык җыйнап  алынды. Бу – гектарга 21,9 центнер дигән сүз,– дип аңлатты Адель Билалов. –  Траншеяларга 8815,8 тонна  силос  салынды. Малларның төп  азыгы сенаж 15538 тонна тупланды. Шуның 6131 тоннасын читкә  чыгып әзерләргә  мәҗбүр булдык. Хуҗалыкка 5 миллионга төште. Моңа әле  сенажны быел ташып алып  кайтып ашату чыгымнары керми.  Билгеле,  савылган  сөтнең үзкыйммәте артты, рентабельлелек  кимеде.  2023 елда 56272 центнер сөт, 4095 центнер ит җитештерелде. Бер сыерның продуктлылыгы 10 мең  чиген  узып, 10049  литр тәшкил итте. Барысы 773 бозау, 54 колын, 447 бәрән  алынды. Нәсел хуҗалыгы буларак, 56 баш тана  сатылды. Шулардан  соң,  мөһим  финанс күрсәткече – алынган  керем 278664 мең  сум булды. Бер эшчегә уртача 36938 сум хезмәт хакы түләнде. Төзелешкә килгәндә, Түбән Шытсуда ташланган сыерлар, буаз таналар өчен  торак  төзелеп,  сафка бастырылды. Бу максатка 6,126 миллион сум тотылды.

Әлеге саннарның безне канәгатьләндермәве, үсешкә ирешү зарурлыгы төп  кадрларыбыз  катнашындагы  хисап  җыелышында  да  кызыл  җеп булып  сузылды.  Беренче  чиратта читкә   чыгып, терлек  азыгы әзерләүне туктатып, үзебездә күпьеллыкларның мәйданын  арттыру  кирәк. Шушы  максаттан Айдар  бригадасында 194 гектар  мәйданнан 50 тонна  люцерна орлыгы  җыйнап  алынды. Эшкәрткәннән  соң ул 25 тоннага  калып,  быел терлек  азыгы  культуралары мәйданнарын тагын 1000 гектарга арттыру өчен файдаланылачак.

Бөртекле  культураларның  гектар көчен арттыру да беренче  планга  куелды. Минераль ашламаларга бәя арту шартларында, сусыз аммиак куллануга игътибарны көчәйтү  үсемлекләр үсешен яхшыртуга һәм уңышка  йогынты ясаячак. Хисап җыелышында белгечләр тарафыннан һәр тармак тулы анализланды, җитешсезлекләр  күрсәтелде, бурычлар билгеләнде. Кеше  факторының  да куелган  максатка  ирешүдә роле  зур.

Тудыралар, сабыйдай үстерәләр

  

Хуҗалыкларда кысыр сыерны тотмыйлар, чөнки аннан сөт тә, ит тә юк! Мал елга бер үрчем бирергә һәм яңа туган  бозау дөрес тәрбияләнергә тиеш. Фермаларның тудыру торагында эшләүчеләрнең эше бик җаваплы, чөнки булачак сөтнең башлангычы шунда. Бәләкәчләрне тикмәгә генә тәҗрибәле терлекчеләр тәрбияләми. Яшь бозаулар карау аеруча җаваплы, зур игътибар сорый. Югары Шытсу терлекчелек  комплексында бу эш Илһамия  Жакасова (фотода өстә), Гөлинә Гыймадиева  һәм Анатолий Колесниковка йөкләнгән. Бозауларның беренче 10 көндә нормада каралган  авырлык җыеп үсеп  китүе аларның җаваплылыгына  нык бәйле. Барысы да хезмәт тәҗрибәсе туп­ларга өлгергән. Илһамия  Жакасованың тудыру бүлегендә эшли башлаганына 16  ел тула.

“Иң беренче  чиратта яшь малларны  яратырга  кирәк. Сабый бала кебек  инде  алар. Куркытырга да, артык сөт эчертеп  эчен җибәрергә  дә ярамый.  Аслары һәрвакыт чиста булырга тиеш. Ун  көннән соң бозаулар башка торакка   күчерелә.  Аларны үстерүне дәвам итүчеләргә көр мал тапшырасы  килә”, – ди Илһамия. 

Ул бер  айда  66 бозау  алуга ирешкән.  Былтыр 662  сыер  бозаулаткан. Барысы  135909 килограмм  сөт  савып  алган. Илһамияләр,  Гөлинәләр  торакта  чакта хуҗалык  белгечләренең күңеле тыныч.

“Ферма буенча  сөт җитештерүне – 3, итне 5 процентка  арттырдык.  2019 елдан алып сөт  саву  күрсәткечләре  20 процентка яхшырды.  Хәзерге   көндә комплекс буенча  сыерларның продуктлылыгы  28 литр  тәшкил итә.  Терлекчеләр иртәнге бишенче  яртыда  эш башлый,  сәгать 8гә барлык торакларга  азык  кереп беткән була. Раилә Галимова (фотода аста),  Алсу  Дәүләтшина, Гөлзилә Мәүлетова,  Илсөяр  Дәүләтшина, Факия Һидиятуллина, Алсу Габдрахманова сыерларны “Делаваль”дә сменалап тәүлеккә өч тапкыр савалар.  Резимә Нәбиуллина белән Әкълимә За­һидуллина бозаулар  карый. Илһамия  Зәйнуллина аерым та­на группасы тәрбияли.  “Делаваль”  генә картаеп бара.  Безгә 16  ел хезмәт итте. Хәзер вак-төяк төзексезлекләрен үзебез дә төзәтергә өйрәндек инде”, – ди Татарстанның  атказанган зоотехнигы  Нәҗип Гарипов.

Ул Югары Шытсуда туып-үскән,  үз вакытында югары зоотехник белеме алган. Терлекчелектә проблемалар җитәрлек, әмма ферма  мөдире, прогрессив хезмәт алымнарын кулланып, коллектив белән оста җитәкчелек итә. Аңа барлык терлекчеләр ихтирам белән  карый.

 

“Акча тикшереп йөргән юк”

“Начальнигыбыз Нәҗип бик уңайлы, абруйлы кеше. Хөрмәткә  лаек. Мөнәсәбәтләр  яхшы булгач, эшкә      шатланып  киләбез. Өйдән бер сәгатькә иртәрәк, 3нче  яртыда ук чыгып  китәбез. Терлекчеләр бүлмәсендә кофе кайнатып эчкәч,  көч  кереп,  йокылар тәмам  ачылып бетә. Аннары эш башлыйбыз,  куллар автомат кебек  инде,бер ияләнелгәч көйле бара”,– диләр   Раилә Галимова һәм  Алсу  Дәүләтшина.

Алар икесе бер көнне  – 2008 елның 24  февралендә сыер сава башлаганнар. Димәк, нәкъ 16 ел гомер узган. 

“Делаваль” торагы  ачыласы  иде.  Мин бозаулар  карыйм, –  дип сөйли  Алсу.– Ул вакытта зоотехник  Нурислам абый  Гаффаров. Аңа сыер  савучы эше  абруйлырак, мине “Делаваль”га алырсың әле, дидем. Торак төзелеп беткәч  чакырып  алды. Кем белән  эшлисең, ди. Раилә белән бер  мәктәптә  укыдык дип кулдашымны  сайладым. Шуннан бирле бергә.  Уналты  ел отпускага да чыккан  юк”.

Раилә  ул  вакытта  кеше урынында  сыер  сауган. Кулдашың Алсу, дигәч, берсүзсез ризалашкан.  Хәзер алар һәр  елны яхшы   күрсәткечләр белән төгәллиләр.  Былтыр 460  сыердан 4532162 килограмм  сөт сауганнар. 

“Ничә литр  дип тикшереп йөргәнебез юк.  Әмма булсынга тырышабыз. Шуның өчен җан-фәрман   киләбез.  Сыерларның  40-50 литр бирә торганнары бар. Хезмәт  хакын  вакытында түлиләр. Айга 40  ничә  мең акча  чыга,  30 ничә меңен кулга алабыз. Сыерларны ике  смена рәттән   саварга да туры   килгәли.   Өстәмә эш кушсалар,  анысына биш куллап дигәндәй. Безгә әле 50дә тулмаган. Авыртмыйча  эшләргә  язсын. Балаларга  ярдәм итәсе дә бар”,– диләр  терлекчеләр.

 

Кырлар гизәр Илгизәр

Илгизәр Гыйлаҗиев “Шытсу”  авыл хуҗалыгы пред­прия­тиесенә 9нчы  елын Аккүл Бигәнәйдән  килеп эшли. 2000  елгы  “ДТ-75” тракторын йөртә. 2023 елда 2177,64 шартлы эталон-гектарда эш башкарган.   “Элеккеге җитәкче тәкъдиме белән күчкән идем. Риза булдым һәм бер дә үкенмим.  Рәхәтләнеп эшләп  йөрибез. Бульдозерга кыш  көне дә эш күп. Ферма юллары  ачам,  кардаларны, торак башларын кардан чистартам. Авыл белән комплекс арасы хәйран гына. Терлекчеләр эшне иртә башлый. Шуңа  йоклап  ятасы түгел.   Кырга  чыккач чәчүдә, ашлама кертүдә инде”,– диде ул техникасы тирәсендә мәш килгән җиреннән. Утын ягып  җылытылган якты остаханәдә ремонтка кергән тракторлар янында механизаторлар кайнаша. Эшләреннән бүлдергәнне  яратмыйлар. Фотоаппаратлы кеше күрсәләр,   йөзләрен дә яше­рәләр. 

“Бик тыгыз  вакытлары. Техник  карауга әзерләнәсе бар. Ремонттагы механизаторлардан монда Илсур Дәүлиев, Айдар Гыймадиев, Җәүдәт Хәбибуллин, Айнур Хәбибуллин,  Фәнис  Шакиров, Флүр Гомәровны  күрәсез. Эретеп  ябыштыручы Әнәс Һадиев та биредә. Шартлар бар, запас  частьларны кайтарырга тырышабыз. Мастерскойга былтыр гына  яңадан  ут керттек. Илгизәр абыйга  килгәндә,  аның белән дә күптәннән эшлибез.  Бик төгәл, алтын куллы тракторчы. Без белгән һөнәрләре байтак аның”,– диде 23  ел парк  мөдире булып эшләүче Әнәс Хәбибрахманов. 

 

Икесе дә булдыклы

Терлекләргә траншеядагы азыкның торакларга вакытында һәм чиста  килеш кертелүе механизаторлар Газинур Гомәров (фотода сулда) белән Мияссәр Дәүләтшинның осталыгына бәйле. Икесенең дә 40 елдан артык стажы бар.  Авылдашы Газинур үзтөягечтә алып салган  сенажны Мияссәр “Делаваль”дә түкми-чәчми торакка кертә һәм маллар  алдына таратып  чыга. Көн  саен шулай.  Терлекчеләрдән моң-зар ишеткәннәре юк. Былтыр Газинур Гомәров –3791,95, Мияссәр Дәүләтшин 2479,5 эталон-гектар эш башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев