Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җитмеш яшьлек фермер

Дөресрәге, “Гарипов” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәйзерахман абый хәзер 72нче яше белән бара. Әмма виктория җиләге янына килеп туктаган “Беларус” тракторыннан төшкәндә ул әле егетләрчә җитез тоелды. Чөнки табигатьнең бу ма­тур җирендә яшәрмәс җи­реңнән яшәрерсең.

Һәр тарафта сокланып туй­­­маслык манзара. Арташ күле, янәшәсендәге җиләк-җимеш плантациясе, яшелгә төренгән урман, хәт­фәдәй кырлар үрдән күзләрне аеруча иркәли. Фәйзерахман абый шушы матур урында 49 гектар җир алып, 2016 елда фермер булып теркәлгән. Аннары мәйданны 10 гектар пай җирләре хисабына арттырганнар. Шул участокларда быел солылы-люцерналы азык катнашмасы үстерәләр. “Беларус” тракторын 2017 елда лизингка алган идек. Кыр эшләрен башкарырга тагылма агрегатларыбыз барысы да бар. Ә азык катнашмасы атларга ашатыр өчен. 2018 елда атлар үрчетү буенча грант оттык бит. Шул акчага 40 башка исәпләнгән торак төзедек. Хәзер ит токымлы атлар санын арттыра башлыйбыз. Бияләрне 16 башка җиткерү планы бар. Шулай ук татар атлары үрчетү программасында катнашу нияте белән дә яшибез. Шуның артыннан йөрибез”, – ди­ләр әтиле-уллы Гариповлар..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев