Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Казан һәм Саба хирурглары холицистэктомия буенча мастер-класс үткәрде

Югары квалификация– уңышлы операция

 

 

Татарстан Республикасы  Сәламәтлек  саклау  министрлыгының 371  санлы (02.03.2023) боерыгы  нигезендә район үзәк хастаханәсе Төбәкара клиник-диагностика үзәгенә (МКДЦ) беркетелгәннән соң кураторлык  функциясен  үтәүче   медицина  учреждениесе табибларының Сабага визитлары  ешайды.  Әйтик,  август  аенда  килгән  кан тамырлары хирургы, кардиолог һәм йөрәк һәм кан тамырлары, УЗИ белгечләре пациентларга профильле медицина консультациясе бирделәр һәм стационарда  яту кирәк булган кешеләрне МКДЦга дәвалануга җибәрделәр. Өченчекөн исә хастаханәгә мастер-класс үткәрү өчен МКДЦның хирургия  бүлеге  мөдире Рөстәм  Зимагулов килде. Чараның  максаты – район белгечләренең  квалификациясен   күтәрү. Ул  медицина  күрсәтмәсе булган авыруга операцияне хастаханәнең  югары категорияле  хирургы  Ирек  Йосыпов белән бергә  ясады. Табиблар кулында күзгә ташланган баш бармак кадәрле конкремент әлеге  дәвалау  алымының кичектергесез булуы турында сөйли иде.

“Холицистит диагнозы куелган өлкән  яшьтәге апаның ялкынсынган үт куыгы ташы белән бергә алынды. Операция  яңа ысуллар, технологик моментлар белән үткәрелде. Күп әйбер өйрәнелде, тәҗрибә  алмашу, уртаклашу булды. Операция катлаулануларсыз үтте”,– диде Ирек Йосыпов.

“Бу инде беренче генә мастер-класс  түгел. Һәрбер операциянең үзенчәлекләре бар. Мастер-класслар дәвам итәчәк, тыгыз контактта эшлибез. Хирургларның квалификациясен күтәрүдә тәҗрибә алмашу зур әһәмияткә ия”,– дип өстәде Рөстәм Зимагулов.

Мастер-класс үт  куыгын лапараскопия алымы белән алу  барышында  үткәрелде. Бу очракта корсак  куышлыгына кечкенә генә тишем  ясала һәм ялкынсынган үт  куыгы яктыртылган торба ярдәмендә алына.  Операция барышы видеоэндоскоп  аша контрольдә тотыла. Авыру  стресс  кичерми һәм 2-3 көн дигәндә өенә кайтарып  җибәрелә. Ачык  ысул белән ясаганда стационарда булу вакыты ике  атнага  кадәр сузылырга  мөмкин. Гомумән, лапараскопия үт куыгын  алуда  алтын стандарт булып  санала һәм район хирурглары тарафыннан  уңышлы  кулланыла.

Операция барышында хирургларга  анестезиолог Марат Сәлимов, шәфкать туташлары Рушания Шакирова, Илсөяр Әхтәмова һәм кече медицина хезмәткәре Лилия Әхмәтшина  булышты.

Икенче  көнне реанимация палатасына күчерелгән пациент  янында булып, хәлен белештек. Ул  үзен яхшы хис итә. “Үт куыгындагы таш һаман зурая барды. Табиблар операция  ясарга тәкъдим иттеләр. Ризалык бирдем. Мин, аллага шөкер, исән-сау. Озакламый  аякка басасың, диделәр. Барысына да, аеруча Ирек Харисовичка  зур рәхмәт”,– диде Сабада  яшәүче   ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев