Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлбаттан ветеран укытучы кишер үстерүдә танылды

Хәзерге вакытта Саба районында үзенә сөрү җирләре рәсмиләштергән 60ка якын фермер бар.

   Яшелчәчелек белән шөгыль­ләнүчеләр  юк диярлек. Ә базарда кәбестә-кишергә һәм башкасына ихтыяҗ дигәненең бетеп торганы  да  юк. Нәти­җәдә районда беркем  үтеп  кер­мәгән  юнәлешкә Юлбаттан  Сафиннар  гаиләсе  юл яра.

“Бу тирәдә яшелчә үстерүче турында ишетмәгәч, тотынып  карарга булдык. Фермер хуҗалыгы булып теркәлдек. Эшкә керешеп  киткәндә республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәменә таяндык.  Район  җитәкчеләре дә безнең омтылышны хуплады. 2020 елда  “Эш башлаучы фермер” программасы буенча  конкурсны отып, 2,8  миллион  сум грант акчасына  склад  төзедек, техника  алдык. Пай җирләрендә өченче  елыбызны  кишер,  чөгендер  үстерәбез”,–  диде Илдар Сафин.

 Яшелчәчелек  мәшәкатьле шөгыль, зур  чыгымнар   сорый.   Җир  ныклап  эшкәртелгән, туфрак  яхшы  йомшартылган булырга тиеш.  Шуңа күрә план­тациягә  язын  фреза белән дә  керәләр. Орлыкны Мәскәүдән  кайтартал­ар. Кишернең эссе­лек­кә  чыдам “Шантанэ Куро­да”, чөгендернең “Бордо” сор­­­тын  чәчәләр. Орлыкны туфрак­ка  күмдерү  өчен электрон  идарә ителешле  чәчкеч  кулланыла. Шуңа   күрә шытымнарны  сирәклисе юк.  Җәй дәвамында төрле  препаратлар  ярдәмендә  чүп  үләннәренә, авыруларга  каршы  көрәшәләр, аш­лама  кертәләр,  яфрактан тукландыралар. Су  сибү  мөмкинлеге юк. Быел  кишерне һәм  чөгендерне 6шар гектарда  үстергәннәр.   Җәйге  яңгырлар бик иркәләмәсә дә, агротехника чаралары үзенекен иткән. Кишер базар  таләпләренә  җавап бирерлек матур  формада,  мул  үскән. Уңышны трактор җир өстенә  казып  чыгарса  да,  чүпләү өчен  эшче  көчләр  җәлеп ителгән.  Балчыкның нык  кәсләнүе  шушы  максатка  махсус  көйләнгән техниканы  куллану   мөмкинлеге бирмәгән. Хәер, кишер  җыючы хатын-кызларның  кулларына   күз иярми.

   “Өченче  ел инде Кукмарадан   4 кеше килеп эшлибез. Иртүк барып  алалар,  кайтарып  куялар. Көнендә  хезмәт хакы  түлиләр. Кишер  җыю – бәрәңге   чүпләү түгел. Капчыкка  сабагын пычак белән пөхтәләп кисеп тутырырга  кирәк. Ияләнгәч, бер  авырлыгы да юк”, – дип сөйләде Лена  Агеева.

  Чыннан да, унлап хатын-кыз тиз арада  бер машиналык  уңышны  җыеп та  өлгерделәр. Фермерга Сатыштан Равия  Хаҗипова, Нәфисә Солтанова,  Юлбаттан Әнисә Рәхимуллина,  Тәнзилә Гатауллина һәм башкалар  ярдәмгә   килгән.

 Уңыш яшелчәне  сортларга  аерып, төрле  зурлыктагы  челтәрле  капчыкларга тутыра  торган  “Полет-Агро”  җиһазы  урнаштырылган  складка  кайта.

   Сафиннарның  планнары  зурдан. Алга таба производствоны тагын да җәелдерергә, эшне тулысынча  механикалаштырырга  җыеналар. Моның  өчен агропромпарк зонасында булачак бинаның нигезе салынган  инде.  Ул  грантка  салынган складтан 4 тапкыр  зуррак булачак.  Иң мөһиме, башланган эш алга бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев