Юлларда иминлек – көн таләбе
Ел тәмамланып килә. Димәк, һәр тармакта ел дәвамында башкарылган эшләр буенча хисап тотар чак. Көнүзәк мәсьәләләрнең берсе – юл хәрәкәте өлкәсендә күрелгән чаралар да шулай ук барлана, нәтиҗә ясала. Шушы уңайдан Саба муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязовка мөрәҗәгать иттек.
Марат Рашатович, иң элек юлларда быелгы вәзгыятьнең торышы белән таныштырып китсәгез иде.
Комиссиянең һәр утырышында әлеге мәсьәләгә кагылышлы мөһим көн тәртипләрен карыйбыз һәм карарлар кабул ителә. Быелгы вәзгыятькә килгәндә, район территориясендә 22 юл-транспорт вакыйгасы теркәлеп, 27 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Шуларның 4есе – балалар. Бәхеткә, үлем очраклары юк. Кызганычка каршы, аварияләр һәм яраланучылар саны узган елгы саннар белән чагыштырганда 2 тапкыр диярлек артты. Күңелсез очракларның күбесенә автомобильләрнең каршы полосага чыгуы, чатларны узу кагыйдәләренең үтәлмәве, исерек хәлдә транспорт белән идарә итү сәбәп булып тора. Кеше эчкән икән, рульгә утырмаска тиеш. Бу – аксиома. Шуңа да карамастан, 11 айда спиртлы эчемлек кулланган хәлдә 98 йөртүче тоткарланган. Анализ кагыйдәләрне шушы рәвешле аеруча тупас бозган өчен җаваплылыкка тартылучыларның чагыштыру чорына карата 6 очракка артуын күрсәтә. Транспорт белән идарә итү таныклыгын алдырганнан соң бер ел эчендә кабат аек булмаган килеш рульгә утырган 7 кешегә җинаять эше кузгатылган. Бу – район өчен зур сан. Быел правасыннан 57 йөртүче мәхрүм ителде. Штрафларын вакытында түләмәгән өчен 234 кеше (былтыр –231) административ җаваплылыкка тартылган. Анализ автоинспекторларның юлларда профилактика эшен тагын да яхшыртырга тиешлеге турында сөйли.
–Быелгы кышкы һава торышы юлларны тиешле норматив хәлдә тотуда оперативлыкны сорый. Шулай ук бозлавыкка каршы нинди чаралар күрелә?
–Әлеге юнәлештә күп эш башкарыла. Төбәк әһәмиятендәге юлларны кардан чистарту “Татавтодор”ның Саба филиалына йөкләнгән. Бу максатка 20 берәмлек техника җәлеп ителгән. Юлларга сибү өчен 11000 тонна тозлы ком катнашмасы, 360 тонна техник тоз әзерләнгән. Зур торак пунктлар Саба һәм Шәмәрдән коммуналь хуҗалыклар карамагында. Район үзәгендә урамнарны, тротуарларны тиешле тәртиптә тотуга күптармаклы җитештерү предприятиесе 17 махсус техника куйды, 80 тонна иләнгән ком, 16 тонна техник тоз хәстәрләде. Шәмәрдәндә 12 берәмлек техника эшли, ком-тоз запасы җитәрлек күләмдә. Авылларда урамнар авыл хуҗалыгы предриятиеләре тракторлары белән чистартыла, шәхси техникасы булган кешеләр дә ярдәмгә килә. Транспорт хуҗаларына бозлавык шартларында тизлек режимын төгәл сакларга киңәш итәм. Җәяүлеләр дә бик сак йөрсеннәр иде.
–2024 елга юлларны төзекләндерү планнары белән дә газета укучыларны таныштырсагыз иде.
–Киләсе елда муниципаль юл фонды хисабына урыннарда тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, Лесхозның –Беренче май, Иске Мичәннең – Мәктәп, Сабаның – Завод, 9 Май, Шәмәрдәннең Ф.Кәрим, Лермонтов, Яшьләр урамнары ремонтланачак. Бу максатка 19,8 миллион сум каралган. Республиканың “ЩПС” программасы кысаларында Мәртен, Урта Нырты, Завод-Нырты, Язлы Арташ, Чәбки-Саба, Калатау, Көек, Алан-Елга, Өчиле, Кызыл Мишә, Мамалай авылларында 20 миллион сумлык эш башкару планлаштырыла. “Асфальтка-асфальт” программасы буенча, исеменнән үк аңлашылганча, сафтан чыккан юлларга яңадан асфальт җәю каралган. Шушы программаны Лесхозның ике урамында тормышка ашыру өчен 15 миллион сум сарыф ителәчәк. Күрелгән чаралар барлык төр техниканың хәвефсез хәрәкәте, кешеләрнең юлларда иминлеге өчен. Шул ук вакытта транспорт белән идарә итүчеләрнең үзләреннән дә күп нәрсә торганлыгын онытмыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев