Ивановода – лаләләр, Калугада – кактуслар, Сабада...
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе, “Бизнес коррупциягә каршы” җәмәгать үзәге процедуралары” оешмасы спикерлары район эшмәкәрләре белән очрашу үткәрде.
Республикада «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проектына 2014 елда старт бирелгән иде. Очрашулар сериясе дәвам итә һәм катнашучыларда яклау таба. Максаты – бизнес һәм хакимият органнары арасында үзара хезмәттәшлек, коммуникацияләрнең яңа, максималь туры һәм ачык форматын булдыру. Проект кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе , “Бизнес коррупциягә каршы” җәмәгать үзәге процедуралары” оешмасы спикерлары район эшмәкәрләре белән очрашу үткәрде. “Алар сезгә кануннардагы яңалыклар турында, бизнесны ничек тотарга, финанс тотрыклылыгын ничек тәэмин итәргә икәнлеге турында сөйләячәкләр.Аннан соң районда аграр яшьләр хәрәкәте форумында катнашучы 100 кеше килеп кушылачак. Бизнеска дәүләт ярдәме программалары турында чыгышлар тыңлаячакбыз, сезнең сорауларга җавап бирәчәкбез”,– дип мөрәҗәгать итте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов эшмәкәрләргә. Интенсив модераторы Евгений Безроднов аңлатканча, очрашу эшлекле бергәлек вәкилләренең мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән.
“Бизнес коррупциягә каршы” җәмәгать үзәге җитәкчесе Динә Исхакова кулланучылар экстремизмы очракларында нигезсез финанс югалтуларыннан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләде. Кануннарда андый төшенчә булмаса да, тормышта ул еш очрый икән. Ягъни кулланучылар законда каралган хокукларын гамәлгә ашырудан законсыз файда алырга омтыла. Гади генә мисалы: кеше ресторанда бушлай туклану максатында ашына чәч сала. Хәзерге көндә кулланучылар экстремизмы кече һәм урта бизнес арасында бик нык үскән. “Компанияне судка кадәр бәхәсне җайга салу мөмкинлегеннән мәхрүм итү – аларның бик еш хәйләсе. Андый юлга бару килешү шартларын үтәмәгән өчен штраф түләттерүнең ясалма чорын арттырырга мөмкинлек бирә. Мондый вәзгыятьтә сез, эшмәкәрләр буларак, бәхәсне судка җайга салу өчен барлык гамәлләрне дә башкарганыгызны исбатларга тиеш. Моның өчен барлык хатларның эчтәлеген теркәп барырга кирәк. Еш кына намуссыз кулланучылар судта сезгә чын дәгъвалар җибәрелгәнен дәлилләү ниятендә эшмәкәрләргә почта аша буш конвертлар яки чиста битләр салалар. Моның киресен исбатлау өчен почтада хатны ачып карау акты кирәк. Шуңа күрә корреспондентлар ала торган почта хезмәткәрләреннән хатны ачып карауны таләп итү шарт. Шундый очраклар була: ниндидер кием сатып алучы, аннары билгеләнгән законлы срокта аны янәсе туры килмәгән дигән сылтау белән кире кайтара. Әмма кием алыштырыла. Бу очракта алынган һәм кире кайтырылган товарның авырлыгына игътибар итү мөһим. Үлчәү чагышмаса, эш судка барып җиткән очракта да, кулланучының урынсыз дәгъвасын кире кагыла”,– дип аңлатты Динә Исхакова.
Алга таба ачыктан-ачык сөйләшү яшьләрнең халыкара конгрессы һәм Бөтенроссия авыл яшьләре форумы кысаларында Сабага килгән төркем катнашында дәвам итте. Иң элек “Саба” индустриаль паркы идарәче компаниясе” генераль директоры Илшат Хуҗин аларны районыбызда бизнес җәелдерү өчен тудырылган мөмкинлекләр белән таныштырды. Чыгыш яңа инвесторлар җәлеп итүне күздә тотты. Паркта инде 14 резидент эшли, җитештерү эшчәнлеге алып баруга барысы 23 килешү төзелгән.
“Агымдагы елда тагын 2 субъект төзү-монтаж эшләрен төгәлли. Тимер-бетон әйберләр, киптерү җайланмалары җитештерү һәм трансформаторлар җитештерү буенча «Звезда» компаниясенең электротехника заводы кебек тагын 3 резидентның объектларын төзү 2026 елга планлаштырылган. 2026-2028 елларда кондитер әйберләре, итне тирәнтен эшкәртү һәм казылык әйберләре җитештерү буенча тагын 4 резидентның цехларын төзү һәм эшләтеп җибәрү күздә тотыла. «Альянс-Холдинг» АҖ һәм «ПМК» ҖЧҖ кебек тагын ике эре компания үзләренең инвестиция проектларын азык-төлек кластеры мәйданчыгында гамәлгә ашырырга теләк белдерделәр. Безнең район территориясе төзекләндерелгән, районда гаилә кору, балаларны тәрбияләү һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Һәм безне соңгы елларда нәкъ менә авыл җирендә үзләрен күрсәтергә һәм уңышка ирешергә теләүче яшьләрнең саны артуы сөендерә”,– диде Илшат Хуҗин.
Башка төбәкләрдән килүчеләрнең чыгышлары да игътибарны үзенә тартырлык иде. Мисалга, Иваново өлкәсеннән фермер Сергей Орлинский гидропоника юлы белән лаләләр үстерүне гаилә бизнесына әверелдергән. Киләсе елга аларның санын 6 меңгә җиткерергә җыена. “Без чәчәкләр, яшелчә үстерү буенча мастер-класслар үткәрү өчен махсус теплица төзедек, экскурсияләр дә оештырабыз. Форсаттан файдаланып, февраль аенда сезне дә Ивановога чакырам. Шулай ук теләүчеләр өлкәнең фермер хуҗалыкларына да экскурсияләргә йөртү юнәлешендә хезмәттәшлек итәбез”,– диде Сергей. Калуга өлкәсеннән фәнни хезмәт, шул исәптән пробиркада кактуслар үстерү белән шөгыльләнүче Дмитрий Рубцов әлеге өлкәне ашказаны-эчәк авыруларыннан интегүчеләрнең күплеген күздә тотып сайлаган. Аннан алынган ферментлар күп чирләрдән файдалы. Ә опунция кактусы җепселе агачныкыннан ике тапкыр ныграк булуы аннан экомебель җитештерү мөмкинлеге дә бирә. Дмитрий Рубцов опунциянең Россиянең урта полосаларында үсә торган гибридын да китереп чыгарган. Кактус темасы аны селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерү мәсьәләсендә очрашуда катнашкан район башлыгы Рәис Миңнехановны да кызыксындырды. “Мисал итеп Мәскәү ботаника бакчасында үстерелгән цереус кактусын китерә алам. Анда Мексикадан китерелгән әлеге үсемлекне бер елда 3 метрга җиткерә алдылар. Агачны җитештерүдә кулланыр өчен 20 ел үстерергә кирәк. Ә цереустан бер елда сыйфатлы мебель ясарга җепсел алырга мөмкин”,– дип җавап бирде Дмитрий Рубцов. Гомумән, район башлыгы бу мәсьәләдә ике арада элемтә булачагын белдерде.
Конгресс төрле төбәкләрдә агробизнеска авылны кулда тотарлык яшьләр килеп күрүен күрсәтте. Буа районыннан Республика Аграр яшьләр берләшмәсе әгъзасы, 16 яшьлек Ислам Хисаметдиновның чыгышы да залны җанландырды. Хәзер 10да укучы егет Казан аграр университетына укырга керергә, агроном булырга һәм туган районына эшкә кайтырга, фермер хуҗалыгы оештырырга җыена. Бөтенроссия авыл яшьләре форумы кебек чаралар егет-кызларның тормыш планнарын чынбарлыкка әверелдерергә ышанычын арттыра.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев