Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кагыйдәләр – иминлек гаранты

Саба муниципаль районының юл хә­рәкәте иминлеге буенча комиссия рәисе, башкарма комитет җи­тәкчесе Марат Ишниязов белән әң­гәмә

Агымдагы елның транспорт чаралары белән идарә итүчеләрнең хәтеренә көчле кар-бураннары,  салкыннары белән кереп калган беренче өч ае узып та китте. Аномаль һава торышы шартларында автомобиль йөртүчеләрдән зур уяулык, игътибарлылык, саклык соралды. Шушы чорда юллардагы хәрәкәтне контрольдә тоту буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм коммуналь башка  хезмәтләр ничек эшләде, нинди  чаралар   күрелде? Саба  муниципаль районының юл хә­рәкәте  иминлеге буенча  комиссия рәисе, башкарма комитет җи­тәкчесе Марат Ишниязов белән әң­гәмәбез шул хакта.

 –Марат Рашатович, иң элек беренче кварталда юл-транспорт системасында вәзгыятьнең торышы белән таныштырып    китсәгез  иде. 

–Өч айлык анализ   күрсәткәнчә, район территориясендә 2 юл-транс­порт вакыйгасы теркәлде, 2 кеше  тән җәрәхәте  алды. Аварияләр һәм яраланучылар  саны чагыштыру  чорына  карата  2 тапкыр диярлек ким. Фото-радар  комплексы куелган участоклардан зур тизлектә узып  китүчеләр дә азайган. Шулай да тынычлану турында   сүз була  алмый.  Үзләрен һәм башкаларны  куркыныч  астына куеп, каршыга  килүче  автомобильләр  өчен билгеләнгән полосага чыгучылар, балаларын  махсус  утыргычларда йөртмәүчеләр  саны арткан. Исерек  хәлдә  руль  артына утыручыларның  былтыргы  дәрәҗәдә калуы аеруча борчылу тудыра. Ягъни өч ай эчендә аек булмаган 23 йөртүченең административ җаваплылыкка тартылуы – бик  күңелсез хәл.  Анализ спиртлы эчемлек кулланып автомобиль  йөртүчеләрне  ачыклауга игътибарны нык арттыру  кирәклеге турында  сөйли. Комиссия утырышында автоинспекторларга шундый таләп куелды. Матбугат  чараларында  да аларның  йөзен  кызартуны дәвам итәсе. 2023  елда исерек йөртүчеләргә карата кузгатылган эшләр буенча үткәрелгән суд утырышларыннан барысы 20 материал бирелде. Нәтиҗәлелеге күренергә тиеш.

–Юл хәрәкәте  кагыйдәләрен төгәл үтәүчеләрне  яшьтән тәрбияләү максатында нинди чаралар   күрелде?

–Әлеге юнәлештә “Юл хәрәкәте имин­леге” дәүләт бюджет  учреждениесе бүлекчәсе  эшли. 2023 елда балаларның юлларда имгәнүен  про­филактикалау өчен балалар бакчаларында, мәктәпләрдә 80нән  артык  чара  үткәрелгән, ата-аналар җыелышларында 19 тапкыр  чыгыш ясалган. Мәктәпләрдә белем  алучы 357 укучы яшь инспекторлар  хә­рәкәтенә (ЮИД) тартылган. Алар каникуллар  чорында  үткәрелгән барлык  акцияләрдә  актив  катнашалар. “СабаБалаҺөнәр” муниципаль программасы буенча  балаларга һө­нәри  юнәлеш бирү дә активлашты. Иң  мөһиме, быел бала катнашында юл-транспорт  вакыйгасы теркәлмәве.

–Быелгы кышта юлларны тиешле норматив хәлдә тотуда коммуналь хезмәтләр ничек эшләде?

 –Алар  үз бурычларын үтәделәр. Бу  максатка Саба  күптармаклы  җи­тештерү предприятиесендә –13, Шә­мәр­дәндә 14 махсус техни­ка  җәлеп ителде. Кар  күп  яуган тәүлекләрдә аларның  саны  ике тапкыр диярлек  артты. Шулай ук техникалы оешмалар, шәхси эшмәкәрләр  ярдәмгә  килде. Юлларга  сибү өчен тиешле кү­ләмдә махсус тоз-ком катнашмалары кулланылды. Төбәк әһәмиятендәге юлларны кардан чистартуда “Татав­тодор”ның Саба филиалы нәтиҗәле эшләде. Мәктәп автобуслары, кулланучыларга кичектергесез товарлар китерүче, ашыгыч хезмәт күрсәтүче транспорт хәрәкәтендә тоткарлык килеп  чыкмады. Хәзерге  вакытта  33 мәктәп маршрутына 28 автобус җәлеп ителгән. Алар навигация системасы   ярдәмендә  күзәтелә.

Утырышның көн тәртибенә то­рак пунктларда “Йорт-мәктәп-йорт”  маршруты буенча   йөрүче авто­бус­ларның иминлеген тәэмин итү өчен быел  күреләчәк   чаралар да  кер­телде. Байлар Сабасының  Тукай–Муса Җәлил, Объездная–З.Йо­­сыпов, Мәктәп–Муса Җәлил урам­нары чатларында светофор комп­лексын яңартуга, С.Сәйдәшев һәм Шәмәрдәннең  Гагарин  урамна­рына җәяүлеләр  өчен тротуар  салуга  муниципаль юл  фондыннан 3304375 сум  акча тотылачак.

–Транспорт хуҗаларына теләк­ләрегез.

 –Күрелгән чаралар барлык төр тех­никаның хәвефсез хәрәкәте, ке­ше­ләрнең юлларда иминлеге  өчен. Ашыгулар һәлакәткә  илтә. Сабак булсынга Казан-Шәмәрдән юлының 113 километрында 28 февральдә   килеп  чыккан аварияне генә  алыйк. Тизлекне  арттыруы, дистанция  сакламавы  аркасында “Мерседес Бенц”  автомобиле белән  идарә итүче  үзеннән  алда барган, салонында 8 пассажир булган микроавтобуска килеп бәрелә. Ярый, аларга зыян  килми. Автомбиль йөртүченең тез өстендәге  сөяге  сына. Транспорт хуҗалары юлда һәр­вакыт аек булсыннар,  тизлек  режимын  төгәл  саклап   йөрсеннәр иде. Аларны  өйләрендә  көтәләр.

Әңгәмәдәш– Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев