Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Капиталь ремонт яңа төзелешкә тиң

Районда мәгариф учреждениеләрен төзекләндерүне 20 августка төгәлләү бурычы тора.

undefinedТөзүче Хәйдәр Ибәтуллинны перфоратор белән эшләү вакытында күрәсез.

2019-2020 уку елының дистанцияле белем бирү белән төгәлләнүе кайберәүләрдә традицион дәресләрдән баш тартсаң да була икән дигән уй тудырды. Әлеге вәзгыять күпчелек ата-аналарны борчуга салды. Әмма хафаланырга кирәкми. Мәктәпләр 1 сентябрьдән янә үз ишекләрен ачып, укучылар парта артына утырачак. РФ Мәгариф министрлыгында да традицион белем бирүгә әйләнеп кайтылачагы турында белдерделәр. Димәк, мәктәпләрне яңа уку елына, һичшиксез, вакытында әзерләргә кирәк. Бу уңайдан аеруча җаваплылык Юлбат төп мәктәбендә капиталь ремонт алып баручы ”159нчы ПМК” җәмгыяте төзүчеләренә йөкләнә. Эш күләме зур, республика бюджетыннан финанслау 19,9 миллион сумга якын тәшкил итә. Прораб Илнар Галимов әйтүенчә, төзүчеләр эшне гыйнвар ахырында башлаган. Иң элек бинаның тышкы ягы сайдинг белән тышланган һәм агач кысаларга утыртылган барлык тәрәзәләр пластикка алыштырылган. Нигез кырыйлары брусчатка белән әйләндереп алынган. “Хәзер төзүчеләр эчке якта эшли. Җылылык торбалары сүтелеп, яңадан сузылды. Электр чыбыклары да яңага алыштырыла. Бинаның беренче катында идәннәр агач иде. Алар алынды һәм мәрмәр плитәләр җәю өчен 35-40 сантиметр калынлыкта ком тыгызлап түшәлде. Төзүчеләр носилка белән 15 “КамАЗ” ком гына ташыдылар. Стеналарга гипсокартоннар кагылачак, түшәмгә асылмалы материал (армстронг) беркетеләчәк. Шушы эшләрне 1 сентябрьгә кадәр төгәлләү бурычы тора”,– диде прораб.

Эш барышын мәктәп директоры Илнар Хаҗиев көндәлек контрольдә тота. 1989 елда салынган мәктәп 2012 елда төзекләндерелгән булган. “Бинага ремонт бик кирәк, бигрәк тә тәрәзә рамнары тузган иде. Ата-аналар да төзүчеләрне күптәннән көтте. Хәзер мәктәп сайдинг белән тышлангач, ерактан күркәм булып үзе­нә чакырып тора. Балалар саны да бергә булса да артачак. Ягъни 9нчы сыйныфны 7 укучы тәмамласа, беренчегә 8 бала керәчәк. Мәктәп тормышы дистанцияле уку вакытында да туктап тормады. Укытучылар, техник хезмәткәрләр бакчада эшләде, 10 сутыйдан артык суган, башка төр яшелчә, виктория җиләге утыртылды. Белем бәйрәменең дә иң күңеллесе быел безнең мәктәптә булачак”,– диде Илнар Хаҗиев. Директор мәктәпне яңарту турында кайгыртканнары өчен республика, район җитәкчеләренә рәхмәтле.

Әйтергә кирәк, “159нчы ПМК” төзүчеләре янәшәдәге 27 сабый йөргән “Ромашка” балалар бакчасында да капиталь ремонт алып бара. Бина заман таләпләренә туры китереп үзгәртелә. Идәннәр җылытыла торган булачак, моңарчы җитеп бетмәгән санузеллар да артачак. Ата-аналар бакчаның вакытлыча ябылуын дөрес аңлап кабул иткән. “Зарланучылар булмады. Бакча 1 сентябрьгә ачылыр дип көтәбез. Август аенда ук та булмасмы әле. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче ата-аналардан гаризалар алына. Балалар саны ки­мемәскә тиеш”,– ди бакча мөдире Гөлназ Кадыйрова.

Хәзер “159нчы МПК” тө­зүчеләре объектта мәктәп бе­лән параллель рәвештә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X