Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Караңгыда калмабыз

Быел 2 районда 133,375 млн. КВт*сәгать электр кулланылган

Яктылык һәм җылылык – һәр йорттта уңайлы яшәү шартлары тудыруда иң мөһиме. Бездә 67  торак пунктындагы кулланучыларга сыйфатлы электр энергиясе тапшыру район  электр  челтәренә  йөкләнгән.

Гади тәҗрибә ясап карыйк әле – кичен өегезне электр тук­­ланыштан аерып куегыз. Караңгымы, су насослары, суыткыч эшлиме? Тормыш тукталган кебек булдымы? Энергетиклар кешеләрне мондый хәлдә калдырмас өчен барысын да эшли. Сиксәннән артык кешене берләштергән коллектив үз эшен яхшы белә – алар тәҗрибәле һәм үз вазифаларына җаваплы караучылар.

Электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр  килеп  чыкмасын өчен барысын да алдан кайгыртырга, планлаштырырга кирәк. Нәтиҗәдә капиталь ремонт, техник хез­мәт  күрсәтү  планнары  үтә­леп бара. Быел энергетиклар Чәбья-Чүрчи, Тимершык, Ке­че Кибәче авылларында барлыгы 12 километр арада 0,4 киловольтлы линияләрне тө­зек­ләндергәннәр. Югары кө­чәнешле линияләрдә Шә­мәр­дән, Иске Икшермә, Мичән зо­наларында ремонт  53 километр арада башкарылган. Дүрт яңа КТП, 6 трансформатор куелган.  Болар барысы да без  ка­раңгыда  калмасынга.

“Электр энергиясенең сый­фа­­тын яхшырту максатында өс­­тәмә ике трансформатор кайт­­­ты. Алар Сабага һәм Иске Ик­шермәгә куелачак. Ярдәмче станцияләр төркеме  үз эшен алып бара. Яңа объектларны челтәргә технологик тоташты­ру бурычы да вакытында үтәлә. Агымдагы елда 257 килешү төзелеп, юридик һәм физик затларга ут кертелде, шуларның 70енә трансформатор урнаштырылып, аерым линия сузылды. Хәзер кулланучыларга “акыллы” хисаплагычлар куелып барыла. Сабаның Татарстан һәм Тукай урамы башында линияләр яңартылды, ягъни җир астыннан кабель сузылды”,– дип  сөйләде электр челтәре начальнигы  Рөстәм Якупов.

Соңгы вакытта кайбер объектларны ток белән ике яклы туендыру ысулы да ак­тив кулланыла. Мисалга, Завод-Нырты авылында ре­конст­рук­ци­я­ләнүче мәктәпкә электр энер­гиясе элек Саба ягыннан гы­на килгән булса, хәзер өстәмә линия Кукмара районыннан да сузыла. Шәмәрдәндәге чистарту корылмасы да ток белән ике яктан тәэмин ителәчәк. Социаль объектларны ике чыганактан тукландыру аларны мөмкин кадәр әзрәк вакыт утсыз калдыру өчен эшләнә. Авыл хуҗалыгы объектлары һәм җитештерү предприятиеләре өчен дә мондый ысулны куллану мөһим.

Ярдәмче станцияләрне тоташтыру линияләренә автомат пунктлары куелуы да – кулланучылар  өчен файдалы  чара. Моңарчы зарурлык туганда бер станция биргән токны кул белән  аерырга кирәк булган, хәзер моны Алабугадагы диспетчер ерактан торып та эшли ала. Быел автомат пунктлар Мичән-Теләче, Мичән-Шәмәрдән электр линияләре бүлгеч узелларына куелган. 2024 елда Иләбәр, Мичән яр­дәм­че станцияләре дә диспет­чер­лар компьютердан күрә  ала, телемеханика ярдәмендә  ток­ны куша-аера торган итеп көйләнәчәк.

“Хәл итәсе мәсьәләләргә кил­гәндә, 2024 елга иң зур объект булып Олы Шыңар авылы тора. Биредә проблема электрның сыйфаты белән бәйле. Авыл зур, линияләр озын, ток көчәнеше җитми. Хәзер Олы Шыңарда өс­тәмә линияләр төзү, ТПлар кую буенча проект бар. Димәк, кул­­ланучыларның зарына урын калмас. Планлаштырыл­ган эш­ләрне башкарачак энер­ге­­­­тикларга хез­мәт урын­на­рында, шәхси тор­мышларында уңышлар  телим, аларны һө­нә­ри бәйрәмебез бе­лән тәб­риклим. Ветераннарыбызга да иң изге теләкләремне юллап, фидакарь хезмәтләре өчен рәх­мәт белдерәм. Якынлашып ки­лүче Яңа елны барыбызга да тыныч күңел  белән  каршыларга һәм үткәрергә насыйп булсын”, – диде җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев