Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Картаерга юк вакыты

Саба авылында яшәүче Шәмсетдин Минһаҗ улы Минһаҗев 17 ноябрьдә 90 яшен билгеләп үтте.

Ул Юлбат авылында 5 балалы гаиләдә үскән. Ике  абыйсы Гыйль­метдин һәм Сәйфетдин Бө­ек Ватан сугышында катнаша. Танкист Сәйфетдин 1943 елда яу  кырында ятып кала. Шәмсетдин Минһаҗев үзе хәрби хезмәттә сугыштан  соң  чорда  – 1949 елнын июленнән 1952 елга  кадәр була. Армия сафларыннан кайткач, Зөя (Свияжск) шәһәрендә берьеллык курслар тәмамлап, 1953 елда Саба май заводында өлкән мастер булып эшли башлый. “Унбиш ел Юлбаттан җәяү  йөреп эшләдем. Җәйге чорда  сөтне  суыту  өчен елгадан 9 ел боз чаптык, аны пычкы чүбенә  күмеп  саклый торган  идек.  Ул  вакытта сыр кулдан болгатылып ясалды,  механизмнар юк  иде. Сөтне эшкәртеп бетермичә кайта  алмыйсың, 14шәр сә­гать эшләдек”,– дип искә ала  ве­теран хезмәт  елларын. Шәм­сетдин Минһаҗев май заводы җитештерү куәтен  арттыру өчен күп   көч  куя,  фидакарьлеге  өчен Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән  бүләкләнә.  Стажы 40 ел, лаеклы ялга 1996 елда чыга.   Тормыш иптәше Сания апа белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. “Әти дә, әни дә безгә гомерлек хезмәт тәрбиясе бирделәр, кечкенәдән эшләп  үстек. Йөзебезгә  кызыллык  китермәгез, дигән   сүзләрен тоттык. Хәзер дә бер-беребезгә булышып,   сөенешеп  яшибез”, – ди кызы Гүзәлия.  Шәмсетдин абый белән Сания апа 7 онык һәм 2 оныкчыкларын тәрбияләүдә булышып, тормышларына шөкер итеп, бәхетле гомер кичерәләр. Ветеран озын гомеренең  серен гел хәрәкәттә булудан, эчендә беркемгә дә үпкә, ачу-мәкер сак­ламаудан   күрә. Әле дә сарык­лар асрый, алар тирәсендә кайнаша.  

Юбилее уңаеннан Рос­сия Пре­зи­денты В.Путин котлавын тапшы­рырга    килгән Саба  муни­ци­паль районы башкарма ко­­митеты аппараты җитәкчесе Ма­рат Кә­ри­мов, социаль  яклау  бү­­леге  начальнигы Марсель Хуҗин, Саба  шәһәр җирлеге баш­лыгы  урынбасары Расих Хәсәнов Шәмсетдин Минһаҗ улына сәламәтлек, бәхетле  картлык теләделәр

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев