Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Казанда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының финал этабы узды

7 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр Казанда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының финал этабы узды.

Ярышлар республиканың 37 район вәкилләре арасында җиңел атлетика, йөзү, шахмат һәм бадминтон кебек спорт төрләре буенча үтте.

 Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасында катнашучыларны, призерларны һәм җиңүчеләрне ТР Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары - ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов һәм ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев котладылар.

Саба районы командасы, 406 очко җыеп, 2 урынга лаек булды. Беренче урында - Мамадыш (467 очко), 3 урында - Балтач (359 очко) командалары. Чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев