Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Казанда Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада райондашларыбыз да катнашты

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

 Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашкан тантаналы чарада районыбыздан да  махсус делегация барды. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илфат Шакиров җитәкчелегендәге делегация составында Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы Айгиз Сәүбәнов,Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы Азат Галиев, «Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе» физкультура укытучысы Ленар Вафин, "Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфинә Вәлиева, Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мөнирә Хилалетдинова, Саба гимназиясенең  физкультура укытучысы Алмаз Әхтәмов,  Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Анатолий Макаров, Олы Шыңар балалар бакчасы музыка җитәкчесе Римма Сафина, "Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем бирү мәктәп-интернаты"ның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Байкеева бар иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев