26 майда Россия эшмәкәрләре көне билгеләп үтелде
Бу – иң яшь һөнәри бәйрәмнәрнең берсе. Гамәлдәге законнар нигезендә һәркемнең үз эшен башлап җибәрү, бизнес белән шөгыльләнү хокукы бар. Районыбызда да бу мөмкинлектән файдаланучылар саны елдан-ел арта бара.
Башкарма комитет җитәкчесенең инвестицияле үсеш һәм эшмәкәрлеккә булышлык итү буенча урынбасары Илнур Котдусов белән әңгәмәбез шул хакта.
–Илнур Илдусович, хәзерге вакытка районда күпме эшмәкәр теркәлгән? Алар нинди юнәлешләрдә эшли?
–Бу өлкәгә кагылышлы 1144 бизнес субъекты, шуның эченнән 394 кече һәм урта предприятие, 750 шәхси эшмәкәр теркәлгән. Сафларны 3500 үзмәшгуль тулыландыра. Эшмәкәрләрнең районыбыз икътисадында өлешләре бик зур. Шунысы да сөенеч: районыбызда җитештерелә торган продукциянең 50,2 проценты алар өлешенә туры килә. Әлеге күрсәткеч буенча Саба республикада алдынгы 5нче урында тора. Болар барысы да урта һәм кече бизнесның районыбыз өчен мөһим тармак булуын дәлилли. Алар 20дән артык өлкәдә хезмәт күрсәтәләр, куллану базарында сорау зур булган товарлар һәм продукция җитештерәләр. Иң күп эшмәкәрләр теркәлгән өлкәләр: сәүдәдә – 89, сәнәгатьтә – 87, төзелештә 61 оешма эшли.
Кече һәм урта бизнесны үстерүгә Хөкүмәт программаларының да ярдәме зур. 2025 елда Татарстан Республикасы Гарантия фонды йөкләмәсе белән – 5, эшмәкәрлеккә булышлык итү фондыннан – 7, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 6 кеше барлыгы 108,1 миллион сумлык субсидия алды. Мисалга, “Мясник”, “Уңыш”, “Мясной барон”, “Вкусные моменты” куллану-эшкәртү кооперативлары иттән төрле продуктлар, ярымфабрикатлар ясау юнәлешендә министрлык грантларына ия булдылар. Әлеге программалар хәзер дә эшләвен дәвам итә. Хөкүмәт ярдәменә таянучылар үзләренең җитештерү куәтләрен арттыруга йөз тота. Иштуганда Илфат Әхмәдуллин хәләл ярымфабрикатлар эшләп чыгару яңа цехын эшләп бетереп килә. Продукция “Мясной Барон” товар билгесе астында тәкъдим ителә. Цехта ит котлетлары, пилмән, мантый һәм башка күп нәрсәләр җитештерелә. Алар һәрвакыт товарлар линиясен киңәйтергә тырышалар, шулай итеп кешеләр тәкъдим ителгән ассортименттан үз әйберләрен сайлый ала. Продукциягә тәмләткечләр, консервантлар һәм башка химик рәвештә тәмне көчәйтә торган өстәмәләр кертелми.
–Сәнәгать өлкәсендә районыбызда эшмәкәрләргә нинди уңайлыклар тудырылган?
–Кече һәм урта бизнес проектларын тормышка ашыру максатыннан районда 4 сәнәгать паркы эшләп килә. 2025 елда аларда барлыгы 44 резидент 3,276 миллиард сумлык товар җитештерде. Барысы 721 эш урыны булдырылып, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 397,4 миллион сум салымнар күчерелде. «Саба» индустриаль паркы – районның икътисадый үсешендә инвестицияләрне туплау буенча комплекслы проект. Аның булдырылуы турыдан-туры районның гомуми территория продуктын арттыру стратегик бурычы белән бәйле. Җитештерү предприятиесен урнаштырыр өчен әзер инфраструктуралы мәйданчыкта барлык инженер челтәрләргә кушылу түләүсез һәм керү юллары, урам утлары белән тәэмин ителгән. Хәзерге вакытта «Юлбат» – яшелчәләрне саклау һәм эшкәртү, «Даминик» – ит консервлары җитештерү һәм эре мөгезле терлек итен эшкәртү, “Уңыш, «Хуҗабикә» – эре мөгезле терлек итеннән ярымфабрикатлар, «Ясминә» кондитер әйберләре җитештерү буенча кооперативлары, «Азык-төлек технологияләре» җәмгыяте бинасы, сырларны төрү һәм “Алкогольсез эчемлекләр заводлары” (натураль сок сыгу) төзелеп килә. Сәнәгать өлкәсендә үзләрен сынап карарга теләүче барлык эшмәкәрләрне әлеге мәйданчыкларга чакырып калабыз.
Гомумән, районыбызның тормышын эшмәкәрлек өлкәсеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Эшмәкәрләр сәүдә тармагына һәм башка өлкәләргә заманча алымнар алып килделәр. Авторемонт, җәмәгать туклануы, парикмахер, педикюр хэм маникюр хезмәтләре һәм башка сервислар халык көнкүрешендә шактый уңайлыклар тудырды.
–Фермерлык хәрәкәте үсештәме?
–Икътисадта фермерлык эшчәнлегенең дә тоткан урыны югары һәм үз өсләренә зур җаваплылык алып куйган хезмәтләренә хөрмәт зур. Авыл хуҗалыгы районы буларак, алар игътибар үзәгендә. Барлык крестьян-фермер хуҗалыкларында (КФХ) 2274 эре терлек, шуның эченнән 456 сыер, 1638 баш сарык, 880 ат теркәлгән.
2025 елда фермерлар көче белән 928 центнер ит. 4213,7 тонна сөт җитештерелде. Бер КФХ – 40 баш сыерга ферма төзү, икенчесе җиләк-җимеш үстерү өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантына ия булды.
Кайсы өлкәгә кереп китүләренә карамастан, барлык эшмәкәрләр үзләренең фидакарь хезмәтләре белән икътисадыбыз үсешенә лаеклы өлеш кертәләр. Аларның эше зур игътибарга һәм хуплауга лаек. Эшмәкәрләр көне уңаеннан районыбызның урта һәм кече бизнес вәкилләренә нәтиҗәле хезмәт, яңа уңышлар һәм даими үсеш телим. Тырышлыгыгыз сезгә мул табыш кына түгел, күңел канәгатьлеге дә китерсен. Партнерларыгыз ышанычлы, хезмәтегез тотрыклы, киләчәгегез өметле булсын!


Нет комментариев