Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кече Шыңарда «Күңелле күршеләр» фольклор бәйрәме узды

Мәдәният йорты бу көнне гореф-гадәтләр, халык көйләре, биюләр, халык уеннары белән гөрләп торды.

Күршеләре – Оет авылыннан "Зөбәрҗәт", Сабай авылыннан "Гәрәбә", Миңгәр авылыннан "Былбылым " фольклор коллективларын халык иҗатына рухландыручы итеп күрү бик  куандырды! Цифрлаштыру  хәзерге заманда кешене, аның игътибарын үзенә тарта. Һәм бу шартларда, халык иҗаты һәм чын кыйммәтләр барыбер безнең күңелләребезне ача. Кунакларны икмәк һәм тоз белән каршы алдылар, "капка " аша җырлар һәм биюләр белән үткәрделәр, бакчада, каен янында "Түгәрәк уен" уйнадылар, самовар кайнап чыккач, коймак пешкәч, бергәләп чәй эчтеләр. Бәйрәмнең төп өлеше булып тамаша залында "бәйрәм түгәрәгендә"  чыгышлар булды. Һәр коллектив үз авылына хас булган йоланы күрсәтте. Бәйрәм биюләр, уен –көлке  белән аралашып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев