Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кече Шыңар авылында авыл яшьләре һәм студентлар белән концерт-очрашу узды

Кече Шыңар авыл мәдәният йортында ел саен авыл яшьләре һәм студентлар белән зур концерт программасы оештырылып килә. 7 март көнне “Хәлләр ничек, авылкаем, кайта сиңа балаң" дип исемләнгән концерт - очрашу булды.

Программа үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм хезмәткәрләр тарафыннан әзерләнгән иде. Программада катнашучылар ике сәгатьтән артык үз чыгышлары белән тамашачыларны сөендерделәр. Залда җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрде. Концерт программасы бик күңелле һәм бай эчтәлекле булды, анда җыр да, дәртле бию дә, туган як турында шигырьләр дә, көлкеле монологлар да урын алды. Бәйрәм программасын ачып, алып баручылар барысына да игелек, нурлы елмаюлар һәм яхшы кәеф теләделәр. Концерт программасы ахырында «Гел бергә-бергә» дигән финал җыры яңгырады. Чара ахырында район мәдәният йортының өлкән методисты Гөлүсә Шамил кызы Садриева концертта катнашучыларга соклануын белдерде, алга таба очрашулар, иҗади уңышлар теләп, яхшы кәеф бүләк иткән өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев