Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күңел эчкерсезлеге – йөзендә

Җаваплылыгы чикләнгән “Саба Мелиорация ПМК” җәмгыяте ветеран­нарының берсе дә, гомерем шушы оешмада узды, искә алмадылар, хезмәтемне күрмәделәр дип әйтә алмас, мөгаен.

 Узган атнада директор  урынбасары  Халит Гатиятуллинның  туган  көнен  дә зурлап билгеләп  үттеләр. Котлау сүзләре мулдан әйтелде,  матур теләкләр җиткерелде, уен-көлкесе дә   күп булды. Гомумән, Халит Хәмит  улы  эчкерсез, шат  күңелле кеше, кем әйтмешли, эчендәгесе тышында. Аны Шәмәрдән мәктәбендә укыган  елларыннан беләм. Аттестат алгач, аралар өзелде. Башта авыл фермасында  ат белән азык  кертүдә эшләгән ул, саву аппаратларына хезмәт  күрсәткән, аннары “Ирек” колхозы рәисе Раиф Шиһабиев аны, үзе әйтмешли, дәрәҗәле, акчалы эшкә   күчергән, склад   мөдире иткән. Ферма   мөдире булып, сөт  савып  алу буенча районда беренче  урынга   күтәрелгәннәр. Халит   Олы Кибәчегә  директор итеп  җибәрелгәч, кабат күрешкәли башладык.  Эш буенча очрашулар ул авыл хуҗалыгы  идарәсенә продукциянең сыйфаты һәм сату  буенча инспектор, ашлык  кабул итү  предприятиесе директоры  урынбасары булгач һәм  1999 елда  “Маяк”  күмәк хуҗалыгы  җитәкчесе итеп сайлангач та дәвам итте. Шулай да аның иң озак эшләгән хезмәт урыны – мелиорация. “Көчле  җитәкче Илдус Исламович белән 18 елга  якын эшләдем,– дип дәвам итә Халит Хәмит улы. – Мин аңа авыл хуҗалыгы начальнигы вакытыннан  ук рәхмәтлемен. Гаиләбездә авыр чак. Бер атна эчендә диабет белән  авырган әтинең республика хастаханәсендә аягын кистеләр, мин онкология буенча операция кичердем. Шул  вакытта  ук Илдус Талиповның  ярдәмен нык тойдым. Тормыш башка сынауларын да куйды. Өченче балабыз зәгыйфь булды, өч  яшькә кадәр яшәде, тагын өчесе  үле туды. Башны ташка орып булмый, шулай язгандыр, дидек Хәдия белән”. Менә шуларны   сөйләде ул, аннары авыр кичерешләр арыну өчен сүзне уен-көлкегә борды:  “Хәдия белән фермада эшләгәндә сүз катмак булам, сыерларын карашам, исе дә китми. Үч итеп, иптәш кызын озаттым. Хәдиянең әтисе иртә үлеп  киткән, әнисенә кызыгучылар булган, якын китермәгән.  Шуларны уйлап, барыбер  күңелен  яуладым. Хәзер тормыштан канәгать,  аллага шөкер”.

  Язманы оешма җитәкчесе Илдус Талипов сүзләре белән  төгәл­лик. “Халит эшкә  килгәндә 2000 елда коллектив финанс һәм техник яктан авыр хәлдә иде. Шуннан бирле бергә-бергә районда күп эшләр башкарылды. Күп авыл халкы кранга  килгән чишмә суы эчә башлады, фермага керү юлларына сыйфатлы бетон плитәләр җәелде, соңгы елларда торак төзелешенә, авыл эчләренә юллар салуга да күп өлешебез керде. Нинди эш бар – барысына  да алынабыз һәм, Аллага шөкер, башкарып чыгабыз. Халит төп нигез җылысын саклый. Алардан туганнары өзелеп тормый. Хәдиянең  йөзе һәрчак  ачык, чәе кайнар, йортлары кунакчыл, бу сыйфатлары нәселдән килә. Алга таба да авырмый матур эшләргә  язсын. Коллектив шундый теләктә”.

  Бик тату һәм матур гомер кичерә  Гатиятуллинар гаиләсе. Икесенең дә  йөзеннән күңел матурлыгы бөркелеп тора. Алар турында рус халкының киң билгеле  әйтемен истә тотып,  чын-чынлап, кайда туганнар – шунда ярап куйганнар, дип  әйтергә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев