“Күңелемне фермерлыкка бирдем”
2019 елда Татарстанда дәүләт субсидияләренең яңа продукты – “Агростартап” программасы старт алган иде. Грант “Кече һәм урта эшмәкәрлек” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә башлады. Безнең районнан “Агростартап” программасында катнашучылар 2020 елда күп булды. Шулар арасында Байлар Сабасыннан Илгиз Насыйбуллин да бар. Ул сарыклар үстерү буенча махсуслашты һәм шушы көннәрдә төзелеп беткән торагына беренче малларын кертте.
Илгиз аңарчы юлда йөрүчеләргә 17 ел такси хезмәте күрсәтә. Җиңел генә күренсә дә, бик җаваплы эш.
Шушы 17 ел дәверендә төрле характерлы пассажирлар белән очрашкан ул. Кайсы музыканы кушарга, кайсы туктатырга яисә тәрәзәне ачарга йә ябарга куша, кыскасы, үз көен көйләтә. Исерекләре, гомумән, таләп итә, боера. Бервакыт пассажирлар көткән арада хезмәттәше белән сарыклар турында сөйләшеп китәләр. Аңа абый кеше булган таксист: “Исе дә юк, бишәр бәрәнгә кадәр китерә”,–дип Роман токымлы сарыкларны мактый башлый. Илгиз кызыксынып китә һәм танышы булышлыгы белән Теләче районы фермерыннан ике буаз сарык алып кайта. Тагын берсен сатучы үзе үк китереп бирә.
– Менә шул өч буаз сарыктан башланып китте инде,–дип сөйләде Илгиз Насыйбуллин.– Башта үз хуҗалыгым сараенда тоттым. Аннары дуслар-танышлар, нигә өйдә асрап ятасың, ферма салмыйсың, дәүләт программасы бар бит, 3 миллионга кадәр бирәләр диделәр дә, шуннан соң документлар җыя башладым. Рәис Нургалиевич, әгәр андый теләгең бар икән, эшлә, булышырбыз, дигәч, күңел тагын да күтәрелеп китте. Былтыр сентябрь аенда тотынып, басуда менә шушы ферманы салып чыктым. Район башлыгы җир участогын үзе килеп караганнан соң тәкъдим итте. Бик уңайлы урын, җәй-көз электр көтүчесе белән иркенгә дә чыгарырга була.
Грантны 2,75 миллион сум күләмендә алган Илгиз, берникадәр үзенең җыйган акчасы булган. Алга карап эш итеп, ферманың проект буенча, гади калайдан гына торырга тиешле стенадасын, җылы булсынга, 10 сантиметрлы сэндвич-панель белән тышлаткан. Печәнне Сабабаш авылы янындагы 7 гектар тәшкил иткән пай җирләреннән әзерләгән. Әлегә үз техникасы юк. Үләнне чаптыру 9 меңгә, рулонлату берберсе 250 сумга төшкән. Эшне хатыны һәм улы белән алып бара. Хәзер фермада 30 башлап малы бар. Әниләре имезмәгән бәкәйләргә сөтен савып эчерер өчен кәҗә дә тота.
“Ферма 300 башка исәпләнгән, тырышырбыз, Аллаһ кушса. Сарык 5 айдан бәрәнли, икене китерсәләр дә, бер ел эчендә күзгә күренеп ишәячәкләр. Көтүдә дә йөртеп алгач, матурланып та киттеләр. Иң мөһиме, чирләмәсеннәр, үзебез дә авырмыйк. Калганы булыр. Хәзер күңелемне фермерлыкка бирдем, артка чигенергә юл юк. Сарыклар 1,5 елдан сатарлык була. Клиентлар бар, мал асрауга күчкәнемне күп кеше белә”,– ди Илгиз Насыйбуллин.
Алга таба фермерга басу эчендә урнашкан фермага керү өчен юл мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булачак. Бигрәк тә кышкы бураннарда. Үз эшен башлаучыга ярдәм кулы сузучылар булыр дип ышаныйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев