Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КЕМ МИН – ТАТАР БУЛМАГАЧ?

2019 ел татар халкының киләчәге өчен гаять әһәмиятле тарихи вакыйгадан башланып китте. Татарстан Президенты узган елгы Юлламасында татар милләтен саклау һәм үстерү стратегиясен булдыру бурычын куйган иде. Аның эскизлары әзер инде, ә идеология нигезе итеп “Кем мин – татар булмагач?” шигаре алынган. Сорау билгесе куелган бу сүзләр һәр милләттәшебезне уйландыру өчен алынган.

Бу көн­нәрдә Бөтен­дөнья Татар конг­рессының җирле  оешмала­рында да  стратегиянең эскизын өйрәнү максатында чаралар үтә.  Районыбызда бу темага узган атнада “Өлкәннәр”, “Сөембикә” клуб­ларының чираттагы утырышында җитди  сөйләшү алып барылды. Район китапханәсенең уку залына “Саба таңна­ры” газетасының  баш мө­хәр­рире, Татар конг­рессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Исмә­гыйлов чакырулы иде. Экранга чыгарылган   слайд­ларда  татар тормышын оештыру, мәгариф, мә­дә­ният, мәгълүмати мохит булдыру кебек дүрт зур төп юнәлеш ачык  чагылыш тапты. “Без  10 мил­лионга якын татар бар дибез. Стратегиянең   төп  максаты үзебезнең тө­бәк­тә, Татарстанда гына түгел, Россиядә, чит төбәкләрдә яшәүче  милләттәшләребезне дә берләштерү, аралаштыру, үзара элемтә булдыру. Шушы көннәрдә Президентыбыз  катнашында үткән район  Советы утырышында да шушы  өлкәгә кагылышлы мәсьәләләр район хакимияте  куйган  бурычларда  чагылыш тапты. Стратегия телебезне саклауга  гына кайтып калмый, аның  милләт буларак, гореф-гадәтләре дә, яшәү рәвеше дә, мәдәнияте, мәгарифе дә аны тормышка  ашыру  этапларына  килеп керәләр”,–дип презентация эскизларын анализлау рәвешендә аңлатты Рөстәм Исмәгыйлов.

  Сүз татарның үзаңын үс­те­рү юнәлешләре турында сөйләшүгә барып җиткәч, Кәримулла Гатауллин мәгарифкә аерым тукталырга тәкъдим итте. “Татар мәгарифен бетерделәр бит инде, ул юк, мәктәпләрдә татарча  укытмыйлар. Үз телеңдә кандидатлык та, докторлык диссертациясе дә яклый алмыйсың. Болайга китсә, киләчәктә татар мәгарифе белән  шөгыльләнүче  кеше дә калмаячак. Шуңа  күрә мәгарифне берничек тә 20-30 еллык стратегия өчен калдырырга  ярамый. Мәсьәләне быел ук хәл итәргә, милли кадрлар әзерләргә кирәк. Беренче сыйныфлар 1 сентябрьдән татарча укытылырга тиеш”,– дип үз фикерен белдерде ул. Туксанынчы елларда күтәрелешнең үзен  аямаган татар иҗтимагый хәрәкәте, милли мәҗлес кебек оешмалар эшчәнлеге белән  бәйләп аңлатылды. Әмма  вәзгыять тиз  үзгәрә, ачлык игълан итеп,  трамвай юлына ятып кына фикерләребезгә колак сал­мая­чакларына инандык  инде. Шул  ук  вакытта Татар конгрессының да, стратегияне гомуми өйрәнүгә  чыгарып, халык тәкъдимнәрен барлык вариантларда да кабул итәргә әзер икәнлеге әйтелде. Моның өчен стратегия проектының  шау-шу куптарган чираттагы кампания генә булып калмавы шарт. Утырышта катнашучылар  шул  уңайдан күңелләрендә туган  кайбер  шикләрен дә белдерделәр. Илле елны колачлаган стратегия кайберәүләрдә “аңарчы йә ишәк, йә патша  үлә” дигән фикер дә тудырып  өлгергән. Ә “Өлкәннәр” клубы  җитәкчесе  Габид Фәрхетдинов районның да үз  стратегиясен  булдыру ягында. “Бу җәһәттән мәктәпләр нишли, укытучылар нинди өлеш кертә ала – беркем дә читтә калмасын иде. Мин Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе  Васил  әфәнде исеменә хат та яздым,  аны рәсми төстә тапшырам. Кайсы җире артык, ни өстәргә кирәк – киләсе  утырышта мәсьәләгә әйләнеп кайтырга тәкъдим итәм”,– диде  ул. Әйтергә  кирәк, милләт язмышына битараф калмаган кешеләрнең хатлары, башка материаллар конгресс сайтының махсус бүлегендә тупланып бара. Анда милләттәшләребез Татарстанда татар балаларына барлык фәннәрне дә, башлангыч мәктәпләрдә дә, университетларда да ана телендә белем алу мөмкинлеге булдыру, мил­ли университет ачу турында  яза. “Без, әлбәттә, үз тәкъдимнәребезне  кер­тергә  хокуклыбыз. Әмма гел безнеңчә була дигән   сүз түгел. Алар гамәлдәге законнарга каршы килмиме, монысын да онытмаска  кирәк.  Әле стратегия кабул ителгәнче аңа юридик бәя дә биреләчәк”,– дип йомгаклады Рөстәм Исмәгыйлов  һәм районга гражданнарны кабул итүгә  килүче депутатларны, юрист­ларны  өлкәннәр клубына  чакыру турында да  уйларга тәкъдим итте.

  Халык тәкъдимнәрен искә алып әзерләнгән проект июнь аенда Изге Болгар җыенында гамави тыңлауга  чыгарылачак. Иртәгә хәл­ләр яхшы якка үзгәрсен өчен, карар чыгарып кына котылып булырмы – анысын  вакыт   күрсәтер.

 Үзегезнең фикер-тәкъ­дим­нәрегезне татар конгрессына түбәндәге  адрес белән юллый  аласыз: http://tatar-congress.org/

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев