Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Керәннедә икеләтә бәйрәм

Республика көнендә авылда яңа клуб ачылды.

Керәнне авылында яшәүчеләр өчен Республика көне икеләтә бәйрәмгә тиң булды. Биредә 50 урынга исәпләнеп, подрядчы оешма көче белән төзелгән яңа клуб ачылды. Яңа бинада олысын-кечесен бәйрәм белән район башлыгы Рәис Миңнеханов котлады. 

“Яңа  клубны авыл халкы  күптәннән сорый иде. Күреп торасыз, хыялларыгыз тормышка ашты. Бүген булмаса, иртәгә планлаштырылганның  эшләнмичә  калганы юк. Клуб районыбыз  табышына  калды,  димәк, бу эшкә сезнең дә өлеш кергән. Хезмәт яшендәгеләрнең  үз вазифаларын  үтәп, вакытында салымнарын  түләгән  аркасында районыбызда социаль  үзгәрешләр булып тора. Туган  җирендә калып, эшен  яратып тормыш итүчеләр  булуы аркасында авыллар сакланып кала. Клуб балаларыбызга да уңайлык тудыра. Мәктәпкә Мичәнгә баручылар җыелып автобус көтә алачак. Гомумән, бина буш тормасын, халкы хәрәкәттә  булсын. Керәнне  авылында яшәүчеләр  сәнгатьтә сынатмаслар”,– диде  ул һәм торак пунктларны  асфальт белән тоташтыру, янәшәдәге Бакшандыны экотуризм  маршрутына керәчәк авыл буларак үстерү планнары белән  уртаклашты. Клубка  мөдир итеп Югары Симет  авылыннан Илзат  Гафуров билгеләнгән. “Эшне Туган  телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган  мәдәни чараларны  оештырып дәвам итәргә, халыкны  клубка  ешрак тартырга иде”,– ди ул. Арча  педагогия  көллиятенең  музыкаль бүлегендә белем  алган егетнең фольклор түгәрәгенә   йөрүче апалар хорына аккомпаниаторлык итүе үк  клубка әнә шундый  баянчы  мөдирләр  кирәк дигән  фикерне тагын ныгытты.

 Кадрия Гарифуллина зәвыклы, күркәм бинаны бүләк иткәннәре  авыл халкы исеменнән район хакимиятенә, төзүчеләргә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев