Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КЕШЕ ЭШЕ БЕЛӘН МАТУР

Кеше дөньяга килгәндә үк аның язмышы маңгаена язылган була, диләр. Ә инде алдан билгеләнгән бу юлны лаеклы үтү кешенең үзеннән тора.

Шушы гыйбарәгә  ярашлы, авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Раиф Вазиф улы Харисовның да бөтен тормышы туган ягына бәйләнә. Сайлаган һөнәренә тугрылык саклап, гомер бәйрәменең 60 яшь үренә күтәрелгәндә дә ул җир кешесе булып калды.

  1958 елның февраль аенда  Сатыш авылында туган егет  Казан авыл ху­җалыгы институтының механи­калаш­тыру факультетын тәмам­лаганнан  соң, хезмәт юлын “Марс” колхозында инженер-механик булып  башлый. Башта автомеханик, аннары фермаларны механикалаштыру буенча инженер, 1983 елдан  баш инженер вазифаларын башкара. Эшкә сәләтен һәм оештыру осталыгын күреп, колхозчылар 1990 елда аны  хуҗалык рәисе  итеп сайлыйлар. Хужалык тарихында беренче тапкыр ике кандидатура куеп, чын демократик юл белән уздырыла бу сайлау.  Демократиясен демократия, ә  илдә таркаулык башланган  чор, колхоз-совхозлар тарала.  Яшь җитәкче  хуҗалыкны сак­лап  калу өчен 9 ел  көрәшә. Колхозга “ясалма сулыш” алдырып” яшәтеп кенә калмый, зур эшләр дә башкарыла. Күп кенә төзелешләр  алып  барыла: ике Бигәнәй арасына Казкаш елгасы аша тимер-бетон күпер, Ак. Бигәнәй авылында мәктәп-балалар бакчасы комп­лексы,  ашлык саклау складлары, “терлекчеләр йор­­ты” төзелә, яңа техника алына, терлекчелектә хезмәт  шартлары   яхшыра.  Раиф Харисов эшли башлаган көнне ук халыкка зират коймасын һәм йортын яңартырга  сүз биреп, вәгъдәсен үти: мәңгелек йорт хуҗалык хисабына  тимер челтәр белән әйләндереп  алына. Бартер  вакытында  да  колхозчыларга хезмәт хаклары вакытында биреп барыла. 1996 елның  коры  җәендә дә (яздан алып 60 көн буе  бер тамчы да яңгыр яумый) халыкка  печән, салам, ашлык бирелә...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев