Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халык белән киңәшми булмый

Районда “Безнең ишегалды” программасына кертелгән 53 йорт яны территориясе бар.

Республикада уникаль проект – күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү программасы эшли. Татарстанда биш ел эчендә 6923 ишегалдын тәртипкә китерү планлаштырыла. Әлбәттә, бу кадәр күләмле эшне күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән киңәшми башкарып булмый. Шул максаттан узган атнада “Сабантуй” спорт комплексында Саба, Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнары башкарма комитетлары, идарәче компанияләре вәкилләре, торак милекчеләре катнашында эшлекле сөйләшү булды. Очрашуны “ТР шәһәрләрен үстерү институты” фонды кысаларында эшләүче “Безнең ишегалды” Президент программасы командасы оештырды. Фондның халык белән эшләү белгече Резеда Ярмиева чыгышында әйтелгәнчә, программага 2014 елга кадәр төзелгән һәм территориясе асфальтланмаган йортлар кергән. Ишек алларында асфальт юлны, тротуарларны алмаштыру, балалар һәм спорт җиһазлары, эскәмияләр кую, яшелләндерү, яктыртуны җайлау, чүп ташлау урынын ясау һәм башка эшләр күздә тотыла. Машина кую урыннары да игътибардан читтә калмаган. Аву куркынычы булган агачларны исәпләмәгәндә, яшел зона сакланып калына. “Узган ел ишегалларын төзекләндергәндә подрядчыларның агач тамырларына зыян китерү очраклары булды. Быел мондый хәл булмасын, дибез. Слайдтагы фотода күргәнегезчә, мәйданчыктагы каенны кискән очракта тагын бер машина куярлык урын барлыкка килер иде. Әмма мәсьәлә яшеллекне саклап калу файдасына хәл ителде. Машина кую урыннары юлның йөрү өлешен киңәйтү хисабына артачак. Проект буенча бер фатирга уртача 0,24 автостоянка туры килә”,– диде белгеч. Резеда Ярмиева балалар мәйданчыкларына ком түшәүнең өстенлекләре турында да дәлилле итеп сөйләде. “Резина түшәмә – сатып алу һәм алга таба ремонтлау өчен дә кыйммәтле материал. Ком – экологик чиста продукт, аны ел саен алыштырырга була”,– диде. Әмма өлкәннәр яшәгән күпфатирлы йортларда балалар мәйданчыкларын кирәксенмәүчеләр дә бар икән. Олылар башка урамнан килгән балаларының үз ишегалдында шау-гөр килеп ятуларына кырын карый. Балтач районыннан пенсионер Рифкать Нәҗметдинов та мәйданчыкларны берләштерү, ягъни берничә йорт өчен берне, әмма яхшыракны эшләү тәкъдиме белән чыкты. Бу фикерне очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап биргән дизайнер-шәһәр төзүче Арина Петрова да хуплады. “Торак милекчеләренә ширкәтләренә хезмәт күрсәтү үзәге” идарәче компаниясе директоры Айдар Шәйхетдинов аңлатканча, безнең районда мәсьәләне шушы вариантта хәл итү мисаллары бар инде. Ишегаллары асфальтланган тротуарлар белән тоташтырылгач, балалар өчен уртак мәйданчыкларга йөрү үзара аралашу чикләрен киңәйтә.

Очрашуда идарәче ком­па­ния­ләр җитәкчеләре ишегалларын алга таба эксплуатацияләү мәсьәләләрен дә күтәрделәр. Гарантия йөкләмәләре буенча асфальтланган мәйданчыкларның хезмәт итү срогы – 4, яктырту баганаларыныкы 3 ел тәшкил итә. Аннары ишегалларын ремонтлау чыгымнары коммуналь түләүләрне арттырмасмы, шуңа бәйле рәвештә ризасызлыклар тумасмы – торак милекчеләренә бу хакта җитәрлек мәгълүмат бирелмәве турында да фикер әйтелде. Район электр челтәре начальнигы Рөстәм Якупов ишегаллары проектларының техник шартларга нигезләнмичә, топография сурәтләре алынмыйча эшләнүенә борчылуын белдерде. Шул сәбәпле мәйданчыкта электр баганасын алырга кирәк булганда, финанс мәсьәләсенә бәйле сорау туа.

Соңыннан фонд белгечләре торак милекчеләре белән нәтиҗәле аралашырга өйрәтү максатында очрашуда катнашучылар өчен тренинг та үткәрделәр.

2020 елда районыбызда 5 ишегалды төзекләндерелсә, быел программага 7 объект кертелгән. Ягъни Сабада – 3, Шәмәрдәндә һәм Иске Икшермәдә икешәр ишегалды программа таләпләренә туры китереләчәк. Район үзәгендәгеләрендә МДСУ оешмасы эш башлады инде. Мәктәп урамындагы 52нче, Г.Закиров урамындагы 40, 44нче йортларда ишегаллары төзекләндерелеп бетеп килә. Төзүчеләр урамындагы 1нче һәм 2нче йортлар каршында да эш башланды. Төзекләндерүгә карата фикер-тәкъдимнәре булганннар “кайнар элемтә” телефонына (8(800) 27-5 2020) шалтырата алалар. Кичектергесез хәл ителергә тиешле сорауларга 2-3 сәгать эчендә җавап бирү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев