ХАН АЛЫМЫ ӨЛГЕРЕШНЕ ЯХШЫРТА
Яңа 2017-2018 уку елы башлангач Саба аграр көллиятендә яңа методика – Хан алымы белән белем бирүгә күчүләре турында язган һәм аның укыту сыйфаты йогынтысы белән I семестрдан соң таныштырырга вәгъдә иткән идек.
Көллият студентлары саныннан алсак, бу яңалык 440 гаиләгә кагылышлы. Хан алымының асылы, гади генә итеп әйткәндә, класс эшен – өйдә, өйгә бирелгәнне дәрестә эшләүдән гыйбарәт. Ягъни студент укытучы аңлатканчыга кадәр теманы башта ноутбогын ачып, видеороликтан үзе өйрәнә һәм дәрестә сөйләп, белемен тирәнәйтә. Видеороликны класстан тыш вакытта әзерләгән укытучының дәрестә студентлардан теманы сорарга дөнья кадәр вакыты кала. Әлбәтә, яңалык дигәнең җиңел генә керми. Көллият укытучылары һәм студентлар белән сөйләшкәндә дә бу үзен сиздерде.
–Баштарак без – укытучыларга да, студентларга да авырлыклары булды, –диде рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче Лилия Хәбибуллина. – Хан алымы белән укыту өчен без бандикам һәм видеоредактор программаларын үзләштердек. Хәзер эш бер системага салынды, шуңа күрә хәзер педагоглар һәм ата-аналар исеменнән дә Хан алымы белән эшләве җиңел икәнлеген әйтә алам. Моңарчы мин барлык студентлар белән көндәлек аралашырга, билге куярга өлгерә алмый идем. Тел фәне укытучысы буларак узган ел дәрес вакытында мин күбрәк эшләгән булсам, хәзер лекцияләр вакытында күбрәк студентлар сөйли. Алдан әзерләнеп киләләр һәм дәрес вакытында язучыларның әсәрләрен анализлыйбыз. Яңа алым студентларның тел сөйләмен үстерүдә ярдәм итә һәм алар барысы да диярлек дәресләрдән көндәлек билге алалар. Практика узган студентларга уңайлы, алар без Саба районы сайтына куйган видеоматериалларны укыйлар да, эшлиләр дә.
Махсус фәннәр укытучысы Рөстәм Фәтхриев та яңа методиканың өстенлеген ачып бирде. “Без, дөресен әйткәндә, студентларны өйләрендә китап укырга мәҗбүр итә алмыйбыз. Алар йә телефонын актара, йә компьютерда нәрсәдер карап утыра. Хан алымы замана яшьләренең шушы ягын исәпкә алган кебек...
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев