Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хастаханәне “шартлата яздылар”

Узган җомгада район үзәк хастаханәсе поликлиникасында 13 сәгать 30 минутлар тирәсендә ыгы-зыгы кубып алды: биредән медицина персоналын һәм ан­да булган кешеләрне ашыгыч эвакуацияләделәр.

Сәбәбе педиатр-табиб Радик Мусинның балаларны  кабул итү бүлеге коридорында шикле  кара  пакет (фотода) күреп  алуы. Ул бу хакта шунда ук хастаханәнең гражданнар оборонасы медицина хезмәтенә хәбәр итә.  Тиз арада бинадан кешеләрне имин  урынга чыгару чаралары күрелә. Ул да булмый, сигнал  алынган объектка янгын  сүндерүчеләр, Эчке эшләр министрлыгының Са­ба бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлекчәсе хезмәткәрләре,  газ хезмәте машинасы  килеп  җитте. Алар оператив төстә үзләренә  йөкләнгән бурычны үтәүгә керештеләр. Бомба турындагы шик, Аллага шөкер, чынга ашмады. Чөнки әлеге  чара “Экстремизмга –юк!”  айлыгы барышында гражданнарны эвакуацияләү буенча  өйрәнүләр буларак  уздырылды...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X