Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәтнең сакланмавы фаҗигагә китерә

Шушы көннәрдә район суды “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы – Саба участогының 50 һәм 32 яшьлек хезмәткәрләренә карата РФ ҖКның 143нче маддәсе 2нче бүлеге нигезендә (хезмәтне саклау таләпләренең үтәлмәве сәбәпле, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) кузгатылган җинаять эшен карап хөкем карары чыгарды.

Бәхетсезлек очрагы 2019 елның 24 июлендә Шекше авылы янындагы Иләбәр ярдәмче станциясендә килеп чыга. Филиалның баш инженеры тарафыннан расланган план нигезендә июль-август айларында ярдәмче станциядә ремонт үткәрелергә тиеш була. Әлеге планны үтәү максатында участок мастеры В. тарафыннан ике электрчы слесарьга наряд бирелә. Алар арасыннан эш вакытында хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлеше өчен җаваплылык М.га йөкләнгән була. В. эшкә рөхсәт бирүне рәсмиләштергәндә (765нче наряд) “Аерым күрсәтмәләр” баганасында нинди өстәмә саклык чаралары күрергә, буяу эше башкарылачагын күрсәтми, М. бригада әгъзасын даими контрольдә тотмый. Чама белән 11 сәгать 20 минутлар тирәсендә слесарь Р.Мулләхмәтов пульверизатор белән буяу эшләре башкарганда терәк изоляторның ток үткәрү өлешенә рөхсәт ителгәннән дә артык якын килә. Нәтиҗәдә ток сугудан тәненең 60-65 проценты пешә. Гомерен саклап кала алмыйлар. Алган җәрәхәтләреннән 26 июльдә рес­­публика клиник хастаханәсендә вафат була.

Хөкем ителүчеләр тикшерү эшләре барышында үз гаепләрен танысалар да, суд утырышында икесе дә үзләренең фикерләрен үзгәрттеләр. Әмма прокурор урынбасарының гаепләү чыгышыннан соң, гаепләрен тулысынча танулары турында белдерделәр. Шул ук вакытта аларның гаеплеләре суд шаһит һәм белгеч буларак катнашучылар биргән күрсәтмәләр, шулай ук башка кире кагылмаслык матди дәлилләр (видеорегистратор, пневмоинструмент һ.б.) белән раслана. Суд бәхетсезлек очрагы зыян күрүченең бары тик үзенең саксыз итүе аркасында гына килеп чыккан булуын ачыкламады. Суд гаепләнүчеләрнең җинаять җаваплылыгын авырайта һәм җиңеләйтә торган барлык шартларны исәпкә алып, “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы – Саба участогы хезмәткәрләрен 2 елга ирекләреннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. РФ Җинаять кодексының 73 маддәсе нигезендә ике гаеплене дә ирегеннән мәхрүм итү шартлы рәвештә дип билгеләнде. Гаепләнүчеләр үзләренең гамәлләренең (дөресрәге, гамәлсезлекләренең) кеше үлеменә китерәчәген алдан белә алмауларын исәпкә куеп, эшчәнлекнең аерым төрләре белән шөгыльләнү хокукларын чикләү рәвешендә өстәмә җәза билгеләмәде.

Суд карары әле законлы көченә кермәгән.

Рәдис Хәлимов, район суды администраторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    Райеф Муллахметов

    0

    0

    Районыбыз халкы гонахысыз балабызны утеручелэрне белергэ тиеш.Хокумэт гаеплэучесе, хокумэт хезмэт инспекциясе,тикшеру комитеты гаепле икэнен фаш ителгэн жинаятьчелэрнен урыннары тормэдэ булырга тиеш.Бу вахшилэрне эш урыннарында калдырып аларнын кара мэкерле эшлэрен дэвам итулэренэ юл куймаска кирэк.Гонахысыз кешелэрнен гомерлэрен озэргэ аларнын ни хаклары бар.Бу вэхшилэрне тозэту момкин тугел.Суд залында ук гаепле мине ялган курсэтмэлэр бирергэ оешма житэкчелэре мэжбур итте дип жавап тотты.Эш урынында калдырмыйбыз, районда башка эш урыны таба алмыйсын дип куркыттылар.Кеше утеру, кеше язмышын жимерудэн тэм табучылар бик куп.Жинаятьчелэрнен уз жазаларын алачакларына,чын йорэктэн чыккан рэнжешлэрнен утеручелэргэ, аларны якларга тырышучыларга барып житуендэ шигебез юк.