27 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Язнур Гарипов – Россия чемпионы
Спортта уңышка ирешим дисәң үзеңдә максатчанлык, тәвәккәллек, үҗәтлелек, ихтыяр көче тәрбияләү мөһим. Шушы сыйфатлар булганда югары нәтиҗәләр озак көттерми. Әлеге фикер белән районыбызның яшь көрәшчесе Язнур Гарипов та килешә.
-
«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын чыгара
Китап февраль аенда сатуга чыгачак.
-
Суммасы-күбрәк, карары тизрәк
2021 елда ана капиталы программасына нинди үзгәрешләр кертелде?
-
28 гыйнварга һава торышы
28 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. төнлә һәм иртән көнбатыш районнарда җепшек кар, карлы яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә -4..-9˚, аязганда -13˚, көндез -2..-7˚ градус салкын булачак. Юлларда көчле бозлавык.
-
Мең рәхмәт, Гөлсинә!
Яңа Мичән авылында яшәүче Гөлсинә Мөбарәкова турында язып үтәсем килә. Яп-яшь, акыллы кызның килен булып килгәненә дә 25 ел булды. Ишле зур гаиләгә иң яшь бишенче килен булып төшүе дә бик җиңел булмагандыр. Ул хәзер бөтен туганнарны капканы киң итеп ачып, ачык йөз белән каршы алучы кеше. Кечкенә чагыннан бөтен эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгән, уңган-булган киленебез ул безнең.
-
Фаҗигадән сабак алынырмы?
ЮХИДИ район бүлекчәсе барлык машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра. “Машинаның арткы утыргычындагылар иминлек каешларын эләктерүгә аеруча җавапсыз карый. Әгәр автомобильдә әлеге саклану җайланмасы бар икән, ул кулланылырга тиеш. Чынбарлыкта эш һәрвакытта да алай тормый. Әйтик, 2019 елда иминлек каешын эләктермәгәне өчен 1205 йөртүче административ җаваплылыкка тартылса, 2020 елда да бу күңелсез күрсәткеч әллә ни кимемәде, шундый 1105 очрак теркәлде.
-
Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидтан үлүчеләр саны статистикасында аерманы аңлатты
Стопкоронавирус.рф сайтында коронавирустан 264 кеше үлгәнлеге турында әйтелә, ә республика мәгълүматлары буенча алар 247 дип бирелә.
-
Эшмәкәрлеккә – программалы үсеш
Саба районы прокуратурасы җирле үзидарә органнарында “Кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше турында”гы Федераль закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Әлеге өлкә авыл һәм шәһәр җирлекләренең икътисади һәм социаль бурычларын хәл итүдә мөһим роль уйный. Законның 16нчы статьясы нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына булышлык итү аларга финанс, милек, мәгълүмати ярдәмнәр күрсәтүне, консультацияләр бирүне үз эченә ала.
-
Гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Израильдә опека системасы ничек оештырылган” исемле вебинарда катнаштылар
Вебинарда түбәндәге сораулар каралды: Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешегә опекун ничек сайлана һәм билгеләнә? Карарга теләүче якыннары булмаган, опекага, чит кеше ярдәменә мохтаҗ, үзлегеннән яши алмаган кеше өендә үзе генә яши аламы? Үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән очракта опекун нинди җаваплылыкка тартыла?
-
Аренда йортлары төзелеше
Саба районының Явлаштау авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләмендә «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында 4 яңа йорт төзелә башлады.
-
Рөстәм Миңнеханов: Авылларда миллионга якын кеше яши, инвестицияне шунда җибәрү кирәк
Татарстан Президенты ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе утырышында эш өстенлекләрен билгеләде.
-
Хезмәтнең сакланмавы фаҗигагә китерә
Шушы көннәрдә район суды “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы – Саба участогының 50 һәм 32 яшьлек хезмәткәрләренә карата РФ ҖКның 143нче маддәсе 2нче бүлеге нигезендә (хезмәтне саклау таләпләренең үтәлмәве сәбәпле, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) кузгатылган җинаять эшен карап хөкем карары чыгарды.
-
Казан дизайнеры татар омонимнарына багышланган проектын туристларга тәкъдим итә
Булат Дәүләтов проектында «алма — алма», «кара — кара», «кер — кер» кебек омоним сүзләр бар.
-
Республикакүләм конкурс нәтиҗәләре
2020 нче елның ноябреннән 2021 нче елның гыйнварына кадәр дистанцион формада «Азбука города в мире роботов» республикакүләм конкурска Иштуган, Завод-Нырты мәктәпләреннән роботлар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә торган проектлар тәкъдим ителде һәм призлы урыннарга лаек булды.
-
Яңа җитәкчеләр
Саба муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы итеп Эльмир Дамир улы Рамазанов билгеләнде. Ул 1981 елда Байлар Сабасында туган. 2003 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлый. Хезмәт юлын техник инвентарьлаштыру бюросында техник-инвентарьлаштыручы булып башлый. 2006 елдан башкарма комитетның инфраструктура бүлеге баш белгече, 2013 елдан бүлек начальнигы урынбасары иде.