Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Мең рәхмәт, Гөлсинә!

Яңа Мичән авылын­да яшәүче Гөлсинә Мөба­рә­кова турында язып үтәсем килә. Яп-яшь, акыллы­ кызның килен булып кил­гәненә дә 25 ел булды. Ишле зур гаиләгә иң яшь бишенче килен булып төшүе дә бик җиңел булмагандыр. Ул хәзер бөтен туганнарны капканы киң итеп ачып, ачык йөз белән каршы алучы кеше. Кечкенә чагыннан бөтен эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгән, уңган-булган киленебез ул безнең.

Иң кирәк вакытта әтисе дөньядан китеп барды. Әнисенең уң кулы, якыннарына җылы карашын өләшеп торучы Гөлсинә бөтен нәрсәгә дә өлгерә, көч таба. Бик күп еллар балалар бакчасында эшли. Тормыш иптәше Рафил белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Ачык күңелле булуың, дөньябызны кояш нурларына күмүең өчен бик зур рәхмәт сиңа, Гөлсинә...

Роза Гайнетдинова. Ижау шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев