Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фаҗигадән сабак алынырмы?

ЮХИДИ район бүлекчәсе барлык машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра. “Машинаның арткы утыргычындагылар иминлек каешларын эләктерүгә аеруча җавапсыз карый. Әгәр автомобильдә әлеге саклану җайланмасы бар икән, ул кулланылырга тиеш. Чынбарлыкта эш һәрвакытта да алай тормый. Әйтик, 2019 елда иминлек каешын эләктермәгәне өчен 1205 йөртүче административ җаваплылыкка тартылса, 2020 елда да бу күңелсез күрсәткеч әллә ни кимемәде, шундый 1105 очрак теркәлде.

Безгә участок вәкаләтлеләре дә булыша. Узган ел алар иминлек каешы эләктермәгән 225 йөртүчене тоткарладылар. Балаларны махсус утыргычларда йөртүгә килсәк, 2019 елда шушы бик тә мөһим кагыйдәне 159 ата-ана үтәмәгән иде. 2020 елда 110 йөртүчегә административ чара күрелде. Бу әле инспекторлар күзенә чалынганнары гына. Кагыйдәне үтәүгә, берни дә булмас әле дип карау үтә җавапсызлык билгесе”,– ди бүлекчә начальнигы Марат Гаязов. Баш инспектор начар һава шартларында автомобиль белән идарә иткәндә, куркынычсыз тизлек сайларга кирәклеген дә искәртә. Иң куркыныч маневр – алда барган транспортны узам дип каршы юнәлештәге юлга чыгу. ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары 2019 елда – 131, 2020 елда 116 шундый очрак теркәгән. Статистикадан күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге ярамаган урында каршы юнәлештәге полосага чыгу аркасында була. Нигездә, шундый аварияләрдә кеше гомерләре өзелә, җәрәхәтләр алына. Машина йөртүчеләр каршыга килүче автомобиль белән ике араны күп вакытта дөрес исәпләми. Җитмәсә, узу вакытында тизлекне арттырырга туры килә. Юл хәрәкәте чикләүләренә игътибар итмәү транспорт белән идарә итүне югалтуга китерә. “Каршы юнәлештәге хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага кагыйдәне бозып чыгучылар, КоАПның 12.15 маддәсе 4 өлеше нигезендә, 5 мең сум штрафка тартыла яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә”,– дип кисәтә Марат Гаязов. Әлеге фаҗига турында газетабызның инстаграм битендә язгач, социаль челтәр “Аллах сакласын...” дигән комментарий белән тулды. Әйе, ходай күрсәтмәсен. Әмма ул да шарт куйган: “Сакланганны саклармын” дигән. Юлларда бик игътибарлы булсак иде.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев