Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Язнур Гарипов – Россия чемпионы

Спортта уңышка ирешим дисәң үзеңдә максатчанлык, тәвәккәллек, үҗәтлелек, ихтыяр көче тәрбияләү мөһим. Шушы сыйфатлар булганда югары нәтиҗәләр озак көттерми. Әлеге фикер белән районыбызның яшь көрәшчесе Язнур Гарипов та килешә.

Язнур – Сатыш урта мәктәбенең IХ сыйныф укучысы. Беренче тапкыр 11 яшендә кулына сөлге алып келәмдә бил сынашырга чыккан егетнең милли көрәшкә булган мәхәббәте елдан-ел ныгый, көчәя генә бара. Бүген Язнурның яулаган медальләренә күз салуга егетнең тормышында әлеге спорт төренең нинди роль уйнаганын чамалау авыр түгел. 2016 елда беренче тапкыр көрәш мәйданына чыккан егет 2018 елда Татарстан беренчелегендә катнашып, III урынга лаек була, алдагы елда да пъедесталның III баскычына күтәрелә. 2020 елда II урынга чыга. Ә иң зур җиңүне Язнур шушы көннәрдә яулады: Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә узган Бөтенроссия көрәш бәйгесендә 80 килограмм авырлыкта чемпион булды.

«Әлеге турнир – Россия күләмендә иң көчле көрәшчеләр җыйнала торган зур масштаблы бәйге. Катнашырга Оренбург, Башкортостан, Мари Эль`һәм башка төбәкләрдән иң көчле көрәшчеләр килгән иде. Минем үлчәү авырлыгында 20 спортчы бил алышты. Финалда Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда шөгыльләнүче көчле спортчы белән көрәштек. Бәйге бик киеренке булды. Әлеге турнирга нык әзерлек белән баруның нәтиҗәсе шул – мин үз үлчәү авырлыгымда чемпион калдым. Ирешкән һәр җиңүем өчен тренерым Илдар Ермолаевка рәхмәтлемен. Көрәш мәйданына миңа төп этәргечне Илдар абый бирде. Бөтен алымнарны, көрәш серләренә өйрәтте. Келәмдә көрәш техникасы зур роль уйный. Татарстан, Россия күләмендә генә түгел, дөнья чемпионы әзерләгән остаз ул», - ди Язнур Гарипов.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев