Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эшмәкәрлеккә – программалы үсеш

Саба районы прокуратурасы җирле үзидарә органнарында “Кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше турында”гы Федераль закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Әлеге өлкә авыл һәм шәһәр җирлекләренең икътисади һәм социаль бурычларын хәл итүдә мөһим роль уйный. Законның 16нчы статьясы нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына булышлык итү аларга финанс, милек, мәгълүмати ярдәмнәр күрсәтүне, консультацияләр бирүне үз эченә ала.

Аның шарты һәм тәртибе муницпаль программалар нигезендә билгеләнә. “Җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы Федераль закон кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә шартлар тудыруны, җирле әһәмияттәге мәсьәлә буларак, авыл җирлекләре Советларына йөкли. Прокуратура тикшерүе күрсәткәнчә, закон таләбе районның 9 авыл җирлегендә үтәлмәгән иде. Ягъни аларда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программасы эшләнмәгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 9 авыл җирлегенең башкарма комитетлары җитәкчеләре исеменә күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү таләбе белән прокурор тәкъдиме кертелде. Хәзерге вакытта әлеге җирлекләрдә эшмәкәрлекне үстерү программалары булдырылды.

Ләйсән Гаффарова, район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев