Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидтан үлүчеләр саны статистикасында аерманы аңлатты

Стопкоронавирус.рф сайтында коронавирустан 264 кеше үлгәнлеге турында әйтелә, ә республика мәгълүматлары буенча алар 247 дип бирелә.

Татарстанда Сovid-19 инфекциясеннән үлүчеләр санының стопкоронавирус.рф сайтындагы статистикасы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары белән тәңгәл килми.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков шул хакта аңлатма бирде. «Ул мәгълүматлар һәрхәлдә тигезләнәчәк. Бу материаллар бирүдә күпмедер тоткарлыклар булу белән бәйле», — диде ул.

Шул ук вакытта Владимир Жаворонков ике оператив штабның да — федераль һәм республика оператив штаблары мәгълүматларын чагыштырырга мөмкин булуын искәртте.

Стопкоронавирус. рф сайтында Татарстанда 264 кешесе коронавирустан үлү турында әйтелә. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанңа Covid-19 инфекциясеннән 247 кеше үлгән. 

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев