Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хөкемдарлар эше җаваплы

Быел Татарстан Республи­касының җәмәгать юстициясе үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Россия суды системасында җәмәгать юстициясе яңалык түгел. Аның барлыкка килү еллары патша Россиясе чорына барып тоташа һәм 1864 елда Александр II үткәргән суд реформасы нәтиҗәсендә ул институт актив эшләп китә.

Ул чорда җәмәгать судьялары булып 25 яшьтән узган югары һәм урта белемле ир-атлар 3 еллык срокка сайлана. Алар зур булмаган җинаять һәм граждан эшләрен үзләре яшәгән йортта караганнар. Ягъни махсус хезмәт урыннары булмаган. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң җәмә­гать судлары бетерелә, шуннан 80 ел үткәннән соң гына ул бердәм суд системасы буларак янә яңартыла. 1998 елның 11 ноябрендә “Россия Федерациясендә җәмәгать судлары турында” Федераль закон кабул ителгәч бөтен Россиядә суд участоклары барлыкка килә һәм җәмәгать хөкемдарлары бил­геләнә. Әлеге закон җә­мәгать хөкемдарларының хо­кукый статусын һәм суд участокларының чикләрен билгели. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында­ 190 суд участогы эшли, шу­ның икесе Саба районында. Истәлекле дата уңаеннан шу­шы көннәрдә Саба суд районы буенча җәмәгать судьялары участокларында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рогозина булды, хезмәткәрләр белән эшлекле киңәшмә уздырды.

 

Чара барышында җәмәгать судьяларына һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре Гөлфия Гатауллина, Рәзифә Гатиятуллина, Алсу Гыйльманова, Раилә Вахитова, Гө­лүсә Вәлиевага Юстиция министрлыгының һәм Суд департаменты идарәсенең Мактау грамоталары тапшырылды. Җәмәгать хөкем­дарларының эше үтә дә катлаулы һәм җаваплы. Ул һө­нәри тирән белем, зур тәҗ­ри­бә һәм таләпчәнлек таләп итә.

Фото: instagram.com/nadia_ragozina

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев