Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәкимә Закирова: “РӘХМӘТ, УЛЫМ, КҮЗЕМНЕ АЧТЫГЫЗ”

Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән чараларны район башлыгы Рәис Миңнеханов Оет авылында яшәүче 102 яшьлек Хәкимә әби Закированың хәлен белүдән башлады. Йөзьяшәрне бәйрәм белән котлады, сырхаусыз гомер теләде. “Зур рәхмәт, энем, Ходай ярдәменнән ташламасын. Бернәрсә дә күрми иде бит минем күзләрем. Хәзер сине яхшы күрәм. Аллага шөкер, энем, күзләремне дә ачтыгыз. Гомер буе рәхәт яшәгез. Балаларыгызның игелеген күрегез”,– дип туктаусыз рәхмәт укыды Хәкимә әби. “Миңа түгел, дәүләтебезгә рәхмәт әйтергә кирәк”,– диде район җитәкчесе әбинең кулларын кысып.

Инде газетабызда язганыбызча, күпне   күргән  ветеран 100 яшен сукырайган хәлдә диярлек  каршылый. Олы юбилее уңаеннан өенә килгән Рәис Миңнеханов дөньяның ачысын күп татыган  әбинең   күзләренә  бушлай операция ясату мәсьәләсенең дә хәл ителәчәген әйтә. Шуннан соң аңа Шәмәрдәндә  катлаулы операция ясалып, ул кабат дөнья яктысын күрү бәхетенә иреште!  Хәзер  ул, сугыш ветеранының тол хатыны буларак, махсус программа буенча салынган нурлы йортта кызы Хәбирә тәрбиясендә гомер кичерә. “Әниебез без кечкенә чактан  ук бик  сабыр, эшчән иде, 6 кыз, бер ул  үстерде. Тракторчы әтиебез көннәр буе эштә булды. Аллага шөкер, хәзер дә бер мәшәкате юк. Оныкларны  кочагына  алып   сөя,  ризыкны кашык тотып үзе ашый, барасы җирләребезгә җибәрә. Ул исән булмаса, бу  йортны да   күрмәс  идек әле. Шундый программалар булдырган җитәкчеләргә рәхмәт  укып яшибез”,– диде ул. Хәзерге   көндә йөзьяшәрнең  11 оныгы, 20 оныкчыгы бар. Инде дүртенче буын оныкчыкларының өч баласы  үсеп килә. Нәселен дәвамын итүчеләргә бай Хәкимә әбине Өлкәннәр  көне белән  “Туган  як” җәмгыяте  җитәкчесе Илфат Мөхәммәтов, Олы Шыңар  авыл җирлеге башлыгы  Алмаз Гарипов  котлап, бүләкләр тапшырдылар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев