Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәрби-һава көчләрендә хезмәт итүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Хәрби комиссариатка Ватан  алдындагы бурычын шушы  гаскәрләрдә үтәгән ир-егетләр  җыелды

Хәрби  комиссариатка Ватан  алдындагы бурычын шушы  гаскәрләрдә үтәгән ир-егетләр  җыелды. Алар аэродромнарда, авиация  частьларында бомбардировщиклар, истребительләр, эзләүче-самолетларга хезмәт күрсәткәннәр, радиотапшыргычлар һәм  башка объектлар  саклаганнар,  армия мәктәбен намус белән  узганнар.  Хәрби-һава көчләрендә (разведчик-самолетлар) һәм транспортировщиклар тәшкил итә.

Хәрби-һава көчләрендә хезмәт итүчеләрне комиссар  вазифаларын башкаручы Айрат Садыйков  тәбрикләде. Өтернәстән, 2008-2009  елларда  Мәскәү  өлкәсендә хезмәт иткән Айзат Сәмигуллин бәйрәмгә  ветераннар да, әлерәк  кенә армиядән  кайтучылар  да  күбрәк килүенә шатлыгын белдереп, матур традицияне сакларга, киләсе  елларда да дәвам итәргә  чакырды. “Иң  мөһиме,  еллар тыныч булсын. Арабызда күп  кешеләр – әтиләр.  Аларның уллары  армиягә барырга  җыена, районбызга  кызыллык   китермәсеннәр, мактау хатлары  килеп торсын”,– диде ул. 1981-1982 еллара  Сызрань  вертолет  училищесында взвод командиры урынбасары булып хәрби бурыч үтәгән Газинур Габделхаковның  та әйтер  сүзе бар  иде. “Безнең  һәйкәл-обелискларга килүебез ил азатлыгы өчен һәлак булганнарга тирән ихтирамны  чагылдыра. Моны  халык   күрә, хуплый, беркем дә онытылмый дигән гыйбарәнең хәтердә яшәвенә ышана”,– диде Газинур. Соңыннан хәрби авиаторлар Мәңгелек  утка, Әфганстанда хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булган   сугышчы-интернационалистларга  куелган һәйкәлгә, тыл  каһарманнары  стелласына  чәчәкләр  салдылар,  бакыйлыкка   күчкәннәрне  бер минут тынлык белән  искә  алдылар. Иске Икшермәдәге “Тургай” социаль приютында, Югары Утар балалар  йорты-интернатында булып, балаларга бәйрәм  күчтәнәчләре өләштеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев