Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хөрмәтнең зурысы – Сәгыйтовларга

Өченчекөн социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан “Бердәм Россия”сәяси партиясенең Татарстан башкарма комитетында ТР Дәүләт Советы депутатлары күпбалалы социаль хезмәткәрләрне тәбрикләделәр. Тантана онлайн форматта үтте. Ә менә Сабадан 9 бала үстерүче Сәгыйтовлар гаиләсе Казанга чакырылган иде.

undefined“Ана даны” медале белән бүләкләнгән Гөлнара Әмир кызының социаль өлкәдә стажы 23 елдан артып китә. Гаилә сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Алар “Бердәм Россия” партиясе биргән акчага алынган планшет, балалар уенчыклары белән бүләкләнделәр. “Гөлнара Әмировнаның ире Фәргать 5нче разрядлы ташчы, күрәсез, ул гаилә тормышын да менә дигән итеп кора. Хәзер без алар белән якыннан танышырбыз. Олы уллары Айзат белән Айрат. Алар икесе дә Яр Чаллы физик культура көлллиятен тәмамлаган. Самбо, дзюдо, билбау көрәше белән шөгыльләнәләр. Хәзер Айзат Казан шәһәре башкарма комитеты аппаратында эшли, ә Айрат белем алуын академиядә дәвам итә. Инде Айгизләре дә –Мәскәү нефть һәм газ университеты студенты. Кызлары Фәридә, Сафия, уллары Булат мәктәптә укыйлар. Иң кечеләре Айдар, Фәрит, Азимурат әле бакчага йөриләр. Сокланып карагыз аларга. Булачак батырлдар бүген барысы да безнең белән”,– дип таныштырды райондашларыбыз белән Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова. Сабабызда яшәүчеләргә ихтирам аеруча зур булды әлеге тантанада. Мамадыштан күпбалалы Вахитовлар, Әгержедән үз тәрбияләренә 8 бала алган (шуларның бишесе инвалид) Хәсәновлар гаиләләренә планшетлар үз районнарында тапшырылды. Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасында социаль учреждениеләр җитәкчеләрен район башлыгы исеменнән башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов тәбрикләде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев