Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хөрмәтнең зурысы –ветераннарга

Көзгә таба урман хуҗалык­ларында да эш күзгә күре­неп җанлана. Агач утырту вакыты. Саба урман хуҗа­лыгында да шул минутта үзеңә кирәкле кешене табуы кыен, кызыксынсаң, “посадкада” дигән җавап ишетәсең. Шулай да кызу эш вакыты сентябрьнең 3нче якшәмбесенә туры килгән һөнәри бәйрәмгә ко­мачауламый. Лесхозда Урман хезмәткәрләре кө­­не­нә багышланган чара­лар дүшәмбедән үк башлан­ды.

undefined

Иң элек “Саба урманчылыгы” дәүләт казна һәм “Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы” дәүләт бюд­жет учреждениеләре хезмәт­кәр­ләре бүләкләнде. Корона­вирус пандемиясе урман хуҗалыгына да төзәт­мә­ләр керткән. Кеше­ләр күпләп җыелмасын өчен, бар­лык­ бүлекчеләрдә аерым чаралар уздырганнар. Алдынгы белгечләргә Министрлыкның һәм хаки­мият­нең Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылган. Чараларда шулай ук районның иҗат коллективлары чыгыш ясаган. Кичә исә Лесхозда урманчы ветераннарны хөрмәтләделәр. Бәйрәмгә чакырылган 33 ке­шенең барысы да мо­ңа лаек. Быел Саба урман хуҗалыгы 25 августка дәүләт урман фондында – 141, ерганаклы буш урыннарда 1600га якын гектарда (шул исәптән террасалау юлы белән) агач утырту, 62 гектарда яшь үсентеләрне тәрбияләү эше башкарган, 56630 кубометр агач чыгарган, 25335 кубометр эшкәрткән икән, югары күр­сәт­кечләргә алшартлар әзерләүдә ветераннарның да өлеше зур. “Мин Иштугандагы түбәнге складта баш бухгалтер булып эшләгәндә коллективның 170тән арткан чаклары булды. Ай саен Украинага – 60-65 вагон такта, Үзбәкстанга – колга, Красная Полянага 20-40 вагон фанера ясау өчен каен агачы төяп озата идек. Сиксәненче елларда яңа эстакадага күчкән идек. Үз вакытында Иштуган цехында җитештерүчәнлек югары булды. Бер чор кешеләре белән эшләргә җайлырак иде. Җитәкчеләрдән дә уңдым, 34 ел эшләп барысы белән дә яхшы мөнәсәбәттә булдым. “Лесхозга Нургали Миңнехан улы җитәкчелек иткән дә­вердә үк Иштуган газы-суы кергән, социаль уч­реждениеләре булган компактлы бистәгә әйләнде. Бу кайгыртучанлыкның нәти­җәләрен әле дә тоябыз”,– дип сөйләде Любовь Варламова.

 Ветераннарны башта­ дендрология бакчасына алып бардылар. Гид ро­­­лен бакча директоры Гөлгенә Зө­бәе­рова үтәде. Биредә бы­ел “Ябалакта кунакта” дигән әкияти парк бар­лык­ка килгән. Кошлар, җән­лек­­ләрдән тыш, Ту­кайның “Шүрәле”сендәге, “Кәҗә бе­­лән сарык” әкия­тен­дә­ге күренешләрне гәүдә­лән­дергән сыннарга кадәр ясап куйганнар. Әйләнә торган Убырлы карчык йорты да, теләкләр әйтү урыны да бар. Кыскасы, парктагы хәйран калырлык хикмәтләрне үз күзләрең белән барып күр­­сәң яхшырак. Читтән скульп­тор чакырмаганнар, барысы да урманчыларның үз хезмәт җимеше. “Күргән юк иде әле, бик тә соклангыч парк булды бу”,– дип кичерешләрен белдерде Ленин урманчылыгыннан килгән Наҗия Галимова. Ветераннары белән даими элемтәдәге оешма –көчле коллектив. Өлкәннәрнең белеме һәм намуслы хезмәте аркасында урманчыларның гореф-гадәтләре саклана, бу исә хуҗалыкны уңышлы үстерүгә ярдәм итә.

  • Быел Лесхоздагы селекция-орлыкчылык үзәгендәге теплицаларга 8 миллион данә нарат, 1 миллион чыршы, 2,2 миллион данә каен һәм 800 мең данә сары сәрви агачы орлыгы чәчелгән.

Васил Гыйззәтуллин,"Саба урман хуҗалыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы:

 – Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан хезмәт­тәш­­ләремне ветеранарны Урман хезмәткәрләре көне бе­лән чын йөрәктән тәбрик итәм! Һөнәри бәйрәмне 490 кешене берләштергән зур коллектив белән тармак эшчәннәре алдына куелган бурычларны үтәп каршылыйбыз. Урманнарны кабат торгызу, сак­лау, җитештерү күрсәткечләре үтәлә. Язмышын ур­ман хуҗалыгына, аны үстерүгә, саклауга бәй­ләүчеләр һәркайсы күңеле, җаны белән та­бигатькә бирелгән кешеләр. Халыкның кәефе, балаларыбызның сәла­мәтлеге әйләнә-тирә мохитнең торышына бәйле. Урман хуҗалыгы эшчеләре башкарган хезмәтнең билгеләнеше ел­дан-ел мөһимрәк була бара. Бәйрәм белән! Барыгызга да нык сәламәтлек, уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев