Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ХӘТЕР ШӘМЕ СҮНМИ КҮҢЕЛДӘ

Узган шимбәдә илебез Ватан тарихына кара хәрефләр белән язылган Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтте.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Яу кырларда һәлак булган, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган ватандашларыбызны искә алдык. Сугыш башланганга быел 78 ел булды. Шушы уңайдан 21 июньнән 22сенә каршы төндә районыбызда “Хәтер шәме” мемориаль акциясе уздырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов чыгыш ясаганда, тарихны искә алып, Ватан сугышында халкыбыз күрсәткән батырлыкны онытмаска, хәтеребездә мәңге сак­ланырга тиешлеген искәртеп, хәзерге тыныч дөньябызның кадерен белергә чакырды. Яу кырында башларын салганнарның якты истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Аннары тыл ветераннары һәйкәленә канәфер чәчәкләре белән хәтер шәмләре куелды. Ә 22 июнь иртәсендә бирегә өлкәннәр җыелды. Ветераннар советы рәисе Расих Сабиров үзенең чыгышында сугыш вакытындагы Саба тарихына тукталды. “Райондашларыбыз батырларча сугыштылар, Ватанга 4 Советлар Союзы герое бирде. Тылда да без зур көч куйганбыз. Безнең районга килгән 937 гаиләне үзләренә сыендырган кешеләр дә ихтирамга лаек”– диде ул. Запастагы подполковник Альфред Габдрахманов та 22 июньдә ил күләмендә үткәрелгән акциянең укучыларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдәге ролен искәртте. “Мин бу көнне күз яшьләрсез кабул итә алмыйм. Миңа әни 16 яшьтә Иштуганга җибәргәндә аяклыга типтермә, канатлыга кактырма дигән сабак өйрәтеп, агачтан пәке ясап бирде. Шул гына саклады да инде. Болгарга барып, басма да салдык. Кама елгасына егылгач, чәчемнән йолкып чыгардылар, өч ел буе чәчем үсмәде. Аллаһы Тәгалә бу афәтләрне бүтән күрсәтмәсен иде", – дип сөйләде Нәкыя апа Мусина. Бу көн күпләрнең күңел яраларын яңартып, күзеннән яшь китерде. Өлкән буынның "Сугышлар гына булмасын иде" дигән җан сык­равы белән әйтелгән сүзләрендә аяусыз сугышның бар ачысы чагыла иде кебек.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев