Кибәчедә корнаж салалар
Әлеге төр азыкны рационга кертү сөтнең үзкыйммәтен киметә, майлылыкны арттыра
Бу көннәрдә район хуҗалыкларында кукуруз уруны соңгы гектарларда алып баралар. Әлеге культурадан нигездә силос салына. Шул ук вакытта аерым төбәкләрдә терлекчелек өчен кукурузны корнаж итеп әзерләү ысулы да еш кулланыла.
Корнажны чәкәннең издерелгән орлыгыннан тупланган дымлы масса дип аңларга кирәк. Аңа өстенлек бирүнең хикмәте шунда, фәнни яктан караганда, ресурсларны саклау өлкәсендә аның өстенлекләре ачыграк чагыла. Ә инде терлек өчен кирәкле витаминнар нигездә чәкәндә икәне аңлашыладыр.
“Саба” җәмгыятенең Кибәче бригадасында быел кукурузны былтыргыдан күбрәк – 400 гектарда үстерделәр. Шуның 150 гектарыннан алынган 4700 тонна яшел массаны силос итеп салганнар. Тагын шулкадәр мәйдандагысын корнаж итеп әзерләргә булганнар. Без хуҗалыкта булган көнне эш соңгы гектарларда алып барыла иде. Чәкән җыючы “ДжонДир” комбайннарын Рәлиф Шәмсиев белән “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесеннән булышырга килгән инженер Илүс Мөхәммәтҗанов эшләтә. Ургычлары зур, мамонт тешләрен хәтерләтә.
“Ике кечкенә вал арасында корн-крекер механизмы бар. Ул чәкәндәге орлыкларны да сыттыра һәм андагы туклыклы матдәләр тизрәк эшкәртелә. Кукурузны орлыкка алу ургычлары бөтенләй икенче. Аның өчен “Ягуар” техникасы кирәк”, – дип аңлатты Илүс Мөхәммәтҗанов.
Ул күрше хуҗалыктан үзе генә түгел. “Нырты” предприятиесеннән ярдәмгә “КамАЗ” йөртүчеләр Фәрит Шакиров, Рөстәм Вәлиев, Рамил Гарифуллин да килгән. Басу белән Төбәктәге корнаж траншеясе арасы шактый ерак. Алар “Сатыш” бригадасы шоферлары Ленар Баһманов, Радик Шәрипов, Айнур Гатауллин, Илсур Габделбәров ике комбайн урганны ташып өлгерергә тырышалар. Бер әрҗәгә 12 тоннага кадәр сыттырылган чәкән керә.
“Быел кукурузны кырау сукты. Яфраклары саламга әйләнде. Шуңа күрә чәкәнне генә алу отышлырак. Бу ысулны 4-5 ел элек кулланган идек. Хәзер тагын әйләнеп кайттык. Туклыклырак азык. Силоста 26-28 процент крахмал булса, корнажда ул 54-56 процентка кадәр җитә. Соңгы тикшергәндә 54,3 процент күрсәтте. Балчыгы нибары 0,8 микъдарда гына. Димәк, чиста, сыйфатлы азык әзерләнә. Сөтне күпкә арттырачак. Корнажны бер-ике айдан соң ашатырга планлаштырабыз. Әлегә траншеяга салганда барлык технонолияләрне үтәргә тырышабыз. Әчетү өчен сила прайм консерванты кушыла. Массаны таптатучылар Рафил Фәрхуллин белән Илнар Гайнетдинов та үз эшләрен яхшы белә. Аграр көллият студенты Рәзил Гатиятуллин кайткан массаның исәбен тәртип белән алып бара”, – диде ферма мөдире Илгиз Ибәтов.
Сила прайм биоконсерванты корнаж яки силос массасын тиз әчетә, катнаш фазада сөт кислотасының тизрәк туплануына китерә, кирәк булмаган микрофлораның үсешен туктата икән.
Агроном Рифнур Газизов әйтүенчә, тагын 100 гектардагы кукуруз бөртеккә суктыру өчен калдырылган. Аның орлыгында крахмал микъдары тагын да югары – 70 процентка кадәр җитә. Сөтне арттыру өчен бөртекне һәр сыерга 2 килограмм исәбеннән бирәчәкләр. Хәзерге вакытта Төбәк комплексында көндәлек 15,5-16 тонна сөт савыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев